Рәсми мәгълүмат

Лаеклы бүләкләнде

27 февральдә Казанда «Ел хәйриячесе - 2011» республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, интернат-мәктәпләр, социаль приютлар директорлары, тәрбиягә бала алган гаиләләр, ятим балалар катнашты. Аңа бездән район башлыгы Татьяна Воропаева җитәкчелегендәге делегация барды. Быел "Ел хәйриячесе" бәйгесе бишенче тапкыр...

27 февральдә Казанда «Ел хәйриячесе - 2011» республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, интернат-мәктәпләр, социаль приютлар директорлары, тәрбиягә бала алган гаиләләр, ятим балалар катнашты. Аңа бездән район башлыгы Татьяна Воропаева җитәкчелегендәге делегация барды.

Быел "Ел хәйриячесе" бәйгесе бишенче тапкыр билгеләп үтелде.

- Шушы биш ел эчендә республикада күп нәрсә үзгәрде, тик татарстанлыларның бәлагә тарыган кешеләргә ярдәм итү теләге үзгәрешсез калды, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда инде бишенче ел каты авыру балаларга дәвалану өчен финанс ярдәме күрсәтү буенча "Балага ярдәм ит!" акциясе уздырыла. Аның аша ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен 16 миллион 320 мең сум акча җыелган. Бу 118 инвалид балага ярдәм итү өчен сарыф ителгән. Узган ел "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика акциясе кысаларында 13 миллион сумнан артык хәйрия ярдәме тупланып, аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 24 мең балага мәктәп кирәк-яраклары алынган.

Президент республика хәйриячеләренең тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу һәм төзекләндерүгә, аерым алганда, Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәренең яңарышына зур өлеш кертүен аерым ассызыклады. Һәм тәрбиягә балалар алган гаиләләргә дә рәхмәт сүзләре җиткерде. Узган ел Татарстанда 2183 гаилә тәрбиягә бала алу теләге белдергән. "Ел хәйриячесе" бәйгесендә менә шундый олы йөрәкле, авыр тормыш шартларында калганнарга ярдәм кулы сузучы һәр кеше хөрмәт белән телгә алынды. Ә иң-иңнәр төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Алар арасында бездән хәйрия акцияләрендә актив катнашучы эшмәкәр Александр Никулин да бар. Ул "Хәйрия башлангычы" номинациясендә республикада җиңү- че исеменә лаек булды.

Рәсемдә: Зәй делегациясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Лаеклы бүләкләнде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат