Яңалыклар

Лаеклыларга – Зәй районы башлыгы грантлары

Узган уку елындагы эш нәтиҗәләре буенча район башлыгы грантына дәгъва кылучылар арасында җиңүчеләр билгеләнде. "Ел сыйныф җитәкчесе" исеменә Светлана Красина (4нче мәктәп), Елена Сөләйманова (6нчы мәктәп) лаек булды. "Йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясендә директор урынбасарлары Наталья Иванова (2нче мәктәп), Рәфисә Гатиятуллина (татар гимназиясе), "Ел остазы" - өстәмә белем бирү педагоглары Ольга...

Узган уку елындагы эш нәтиҗәләре буенча район башлыгы грантына дәгъва кылучылар арасында җиңүчеләр билгеләнде. "Ел сыйныф җитәкчесе" исеменә Светлана Красина (4нче мәктәп), Елена Сөләйманова (6нчы мәктәп) лаек булды. "Йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясендә директор урынбасарлары Наталья Иванова (2нче мәктәп), Рәфисә Гатиятуллина (татар гимназиясе), "Ел остазы" - өстәмә белем бирү педагоглары Ольга Усаева (балалар иҗат йорты) , Зилә Данилова (6нчы мәктәп), Наталья Яковлева (татар гимназиясе), Әлфия Кондрабаева (1нче мәктәп) бүләкләнде. "Ел укытучысы" исемен башлангыч сыйныф педагоглары Наталья Сотникова (3нче мәктәп), Миләүшә Хәйруллина (Югары Мәлем мәктәбе) яулады. "Омтылыш" номинациясендә Евгения Миңнеханова (1нче мәктәп) җиңүче булды. "Ел тәрбиячесе" исеменә Клара Срутдинова ("Миләшкәй"), Ирина Гришина ("Якты коңгыз"), Зәния Закирова ("Алтынчәч") лаек дип табылды. "Ел мәктәбе" исемен исә Сәвәләй һәм Ал. Бистәсе мәктәпләре яулады. Аерым укытучы, тәрбиячеләргә акчалата грант күләме - 15 мең, ә мәктәпләргә 100әр мең сум каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Лаеклыларга – Зәй районы башлыгы грантлары
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар