"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында " 196 нчы Федераль Законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, май башыннан Зәй районы ЮХИДИ хезмәткәрләре мопед һәм квадроциклларда элдертүчеләргә игътибарны көчәйтте. - Мопедларда йөрүчеләр сезоны ачылды. Инде шәһәрдә әлеге транспорт чарасында җилдерүчеләр шактый күренә башлады. Агымдагы елның 8нче апреленнән Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгәннән соң,...
"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында " 196 нчы Федераль Законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, май башыннан Зәй районы ЮХИДИ хезмәткәрләре мопед һәм квадроциклларда элдертүчеләргә игътибарны көчәйтте.
- Мопедларда йөрүчеләр сезоны ачылды. Инде шәһәрдә әлеге транспорт чарасында җилдерүчеләр шактый күренә башлады. Агымдагы елның 8нче апреленнән Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгәннән соң, хөкүмәт карары белән кагыйдәләргә "механик транспорт чарасы" һәм "мопед" дигән терминнар килеп керде. "Мопед" дигән терминга исә, ике яки өч тәгәрмәчле максималь тизлеге сәгатенә 50 километр булган транспорт чаралары керә. Әгәр дә 16 яше тулган мопедта йөрүче кешенең "М" категорияле транспорт чарасы йөртү таныклыгы булмаса, аңа карата санкцияләр кулланыла, -ди ЮХИДИ башлыгы Вадим Васильев.
Бүгенге көнгә "М" категорияле таныклыгы булмаган 4 кешегә карата административ беркетмә төзелгән. Аларның берсе - 17 яшьлек егет. Гомумән, мопедларда йөрүчеләр юл кагыйдәләрен төгәл үтәмәсә, административ беркетмә төзелү өстенә мопедлар эвакуатор белән штраф стоянкага алып кителә. Яшүсмер закон бозганда, аңа карата төзелгән "Яшь хокук бозучы" карточкасы балигъ булмаганнар комиссиясенә җибәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев