Башкарма комитет "Муниципаль район территориясендә янгыннарны кисәтү өчен махсус режим кертү турында" карар кабул итте. Муниципаль районда янгыннар чыгуга һәм кешеләр үлеменә юл куймау, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында халыкка аңлату, шулай ук урып-җыю эшләрен башкарганда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, корылык чорында янгыннар чыгу куркынычы арту сәбәпле, 18 июльдән 15...
Башкарма комитет "Муниципаль район территориясендә янгыннарны кисәтү өчен махсус режим кертү турында" карар кабул итте.
Муниципаль районда янгыннар чыгуга һәм кешеләр үлеменә юл куймау, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында халыкка аңлату, шулай ук урып-җыю эшләрен башкарганда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, корылык чорында янгыннар чыгу куркынычы арту сәбәпле, 18 июльдән 15 августка кадәр муниципаль район территориясендә янгыннарны кисәтү өчен махсус режим кертелә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә янгын чыгу куркынычы зур булган чорда авыл хуҗалыгы оешмаларының ирекле янгын сүндерү берләшмәләренең тәүлек әйләнә кизү торуын оештыру, аларның әзерлеген күтәрү буенча чаралар комплексын булдыруны тәэмин итү, урып-җыю эшләренә әзерлек һәм аларны башкару чорында тикшерүләр үткәрү, ашлык саклау һәм эшкәртү объектларын (ындыр табаклары, складлар), ягулык-майлау материаллары складлары, остаханәләр һәм авыл хуҗалыгы техникасының янгыннарга каршы торучанлыгын булдыру, авыл җирлекләренең башкарма комитетлары җитәкчеләренә ведомстводагы биләмәләр һәм торак пунктларының янгынга каршы торышына контрольне көчәйтү бурычы йөкләнә.
Территорияләрне чүп-чардан, корыган агач һәм үләннәрдән чистарту, торак пунктларын һәм икътисад объектларын ландшафт янгыннарыннан саклау өчен саклау полосалары булдыру буенча эш оештыру сорала. Биләмәләрдә һәм торак пунктларында корыган үлән, чүп-чар яндыру, учак ягу катгый тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев