Мәктәп каникуллары алдыннан Татарстан Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарга мөрәҗәгать итте
Укучы балаларның яраткан вакыты - каникул якынлаша. Балаларга көн саен җәяүлеләр кичү урыннары буенча куркынычсыз чыгу кагыйдәләрен искә төшерегез, тышкы киемнәрдә һәм балаларның рюкзакларында яктылык кайтару элементлары булу турында кайгыртыгыз.
Бала юл аша чыкканчы, барлык машиналарның туктаганлыгына, җәяүлеләрне үткәрүенә һәм шуннан соң гына хәрәкәт итә башлавына инанырга тиеш. Балаларга ишегалларында да бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк, бигрәк тә машина йөртүченең күзәтүен чикләүче объектлар (тукталган автомобильләр, агачлар, куаклар, коймалар һ.б.) булганда, дип сөйләгез, аңлатыгыз.
Балалар өчен уңай үрнәк булыгыз, чөнки алар һәрвакыт олылар кебек булырга телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев