Агымдагы елның 15 октябреннән Россия территориясендә автомобильләрне теркәүнең яңа системасы гамәлгә керде. Ул шактый гадиләштерелүе белән игътибарга лаек. Бу елдан-ел машиналар саны арта бару белән бәйле. Зәй районында да автомобильләр саны, айлап түгел, көнләп арта. Аларны теркәү эше моңа кадәр шактый катлаулы иде. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Вадим...
Агымдагы елның 15 октябреннән Россия территориясендә автомобильләрне теркәүнең яңа системасы гамәлгә керде. Ул шактый гадиләштерелүе белән игътибарга лаек. Бу елдан-ел машиналар саны арта бару белән бәйле.
Зәй районында да автомобильләр саны, айлап түгел, көнләп арта. Аларны теркәү эше моңа кадәр шактый катлаулы иде. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Вадим Васильев белдерүенчә, моңа кадәр машиналарны теркәү республикадагы бердәм электрон база нигезендә башкарылды. Хәзер автомобильне, аның йөртүчесе нинди адрес буенча яшәвенә карамастан, исәпкә Россиянең теләсә кайсы төбәгендә куярга мөмкин.
-Яңа закон нигезендә автомобильләр үтилләштергән яки чит илгә чыгарылган очракта гына бөтенләй исәптән төшерелә. Үз машинасын сатучы кешегә аны исәптән төшереп, вакыт үткәрергә кирәкми. Машинаның дәүләт номеры бары яңа хуҗага гына беркетелә. Ә инде яңа хуҗаның яңа номер аласы килгәндә, элекке номер элекке хуҗада кала, яңа хуҗага исә гариза нигезендә яңа номер бирелә, - ди бу эш өчен җаваплы өлкән дәүләт инспекторы Геннадий Абрамов.
Бу исә үз чиратында инспекторларга номерлар буенча эзләнүче машиналар хуҗаларын тиз арада эзләп табу, оператив эшчәнлекне оештыру өчен дә уңайлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев