Балалар - дөньяның бизәге, тормышның яме, дибез. Дөньяда яшәүчеләрнең 20-25 процентын балалар тәшкил итә. Алар турында кайгырту дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Тиздән - Халыкара балалар көне. Әлеге уңайдан һәм җәйге чорда аларның ялын уңайлы итү, берочтан йорт яны территорияләрен матурлау, тәртипкә китерүне күздә тотып, ишегалды балалар уен мәйданчыклары...
Балалар - дөньяның бизәге, тормышның яме, дибез. Дөньяда яшәүчеләрнең 20-25 процентын балалар тәшкил итә. Алар турында кайгырту дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Тиздән - Халыкара балалар көне. Әлеге уңайдан һәм җәйге чорда аларның ялын уңайлы итү, берочтан йорт яны территорияләрен матурлау, тәртипкә китерүне күздә тотып, ишегалды балалар уен мәйданчыклары шәһәр башкарма комитеты карары белән предприятие, оешмаларга беркетелде һәм мәйданчыклар өчен җаваплы оешмалар 1 июньгә кадәр ком китереп, уен җиһазларын буяп, территорияне тәртипкә китерергә тиеш. Махсус комиссия участокларны кабул итеп, иң яхшы балалар мәйданчыгын билгеләячәк һәм бүләккә тәкъдим итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев