Быел кайберәүләр бәрәңге уңышының начар булуыннан зарлана. Яңгыр вакытында яумау сәбәплеме, сортына ел килешмәү нәтиҗәсендәме чыннан да икенче икмәкне үстерүдән канәгать булмаучылар аз түгел. Ә менә Зәйдә яшәүче Валентин Судоргин моңарчы күрелмәгән эре-эре бәрәңгеләр үстереп шаккатырды шәһәрдәшләрен. Бер төптән алынган бәрәңге уңышы белән уртаклашырга ул редакциябезгә дә килде. 75 яшьлек...
Быел кайберәүләр бәрәңге уңышының начар булуыннан зарлана. Яңгыр вакытында яумау сәбәплеме, сортына ел килешмәү нәтиҗәсендәме чыннан да икенче икмәкне үстерүдән канәгать булмаучылар аз түгел. Ә менә Зәйдә яшәүче Валентин Судоргин моңарчы күрелмәгән эре-эре бәрәңгеләр үстереп шаккатырды шәһәрдәшләрен. Бер төптән алынган бәрәңге уңышы белән уртаклашырга ул редакциябезгә дә килде.
75 яшьлек пенсионер «Уңыш" бакчачылык ширкатендәге 4 сутый җирдән 12 капчык бәрәңге уңышы алган. Ә бер төптән 5 данә бәләк-бәләк бәрәңге алганын ул әле моңа кадәр хәтерләми. Иң зурысын кызык өчен үлчәп карадык. Озынча бәрәңгенең буе 24 см. , авырлыгы 1 кг. 400грамм. Валентин Судоргин көздән Волгоград ягыннан кайткан бәрәңге сатып алуын һәм яз көне шуның бер өлешен утыртуын әйтә. Бернинди дә ашламалар кулланмый пенсионер, ә менә җае чыкканда су сиптерергә тырыша. Нәтиҗәсе күзгә күренеп сөендерә аны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев