Рәсми мәгълүмат

Мөһим мәсьәләләр каралды

Район Советының социаль яклау, балалар һәм яшьләр эшләре буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибендә муниципаль районда «Ачык мохит» дәүләт программасын тормышка ашыру, шәһәр-районда асоциаль гаиләләр белән эшләү, башкарма комитет опека һәм попечительлек бүлегенең дәүләт яклавына мохтаҗ балаларны ачыклау, аларның хокуклары һәм законлы ихтыяҗлары бозылу сәбәпләрен бетерү буенча башка...

Район Советының социаль яклау, балалар һәм яшьләр эшләре буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибендә муниципаль районда «Ачык мохит» дәүләт программасын тормышка ашыру, шәһәр-районда асоциаль гаиләләр белән эшләү, башкарма комитет опека һәм попечительлек бүлегенең дәүләт яклавына мохтаҗ балаларны ачыклау, аларның хокуклары һәм законлы ихтыяҗлары бозылу сәбәпләрен бетерү буенча башка органнар һәм оешмалар белән эшләү торышы турында мәсьәләләр тикшерелде. Утырышта район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты.

Беренче мәсьәлә буенча төп доклад белән башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Алексей Уралов чыгыш ясады. Аның чыгышын социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Илдус Талипов тулыландырды. Ике этаптан торган "Ачык мохит" программасы кысаларында инвалидлар социаль көнкүреш объектларына керә алсын өчен шәһәрдә эш күләмнәре билгеләнеп, алар тормышка ашырыла. Кыш дәвамында район үзәк дәваханәсе поликлиникасының керү урынын үзгәртеп кору эшләре алып барылды. Ул берничә көн элек файдалануга тапшырылды. Инвалидлар яшәгән кайбер йортларда да баскычларны тәртипкә китерү, пандуслар кую планлаштырылды. Бу максатчан эш алга таба да дәвам итәчәк.

Районда асоциаль гаиләләр белән эшләү шулай ук планлы рәвештә алып барыла. Бу турыда "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ирина Грузинцева чыгыш ясады.

Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Альбина Садыйкова һәм депутат, Ал. Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Людмила Варганова чыгышлары тыңланды.

Мәшгульлек үзәге директоры Александр Тулынин районда "Интернет-долголетие" проектын тормышка ашыруны бәян итте.

Район башлыгы, чыгыш ясап, тикшерелгән мәсьә-ләләрнең мөһимлеген ассызыклады.

-Әлеге мәсьәләләр тиешле оешмалар тарафыннан катгый контрольдә булырга тиеш. Инвалидларга, аеруча, инвалид балаларга игътибарны арттыру кирәк, - диде Татьяна Васильевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мөһим мәсьәләләр каралды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Рәсми мәгълүмат