"Минем әнием" флешмобында - Ирина Коронова
Ирина Коронова Югары Баграж авылында туып үсеп, язмышын да үз авылы егете - Валентин белән бәйләгән.
Ирина Коронова турында кызы Галина Шәйдуллина сөйли:
- Безнең әниебез Ирина Коронова – дөньяда иң акыллы, уңган, миһербанлы, шәфкатьле әни. Ул Югары Баграж авылында туып үсеп, язмышын да авыл егете - әтиебез Валентин белән бәйли. Гаиләдә бер-бер артлы 5 кыз бала туа. Әтиебез белән әниебез без - кызларын Регина, Галина, Анна, Виктория, Ларисаны тәртипле, тыйнак, ярдәмчел, эш сөючән итеп тәрбияләделәр.
Әниебез белән әтиебез үз куллары, тырышлыклары белән зур кирпеч йорт салып чыктылар. Төп нигездә балаларын, оныкларын җыеп, матур итеп, гөрләшеп яшиләр. Хуҗалыкта мал-туар асрыйлар, бакча утырталар, умарталар тоталар. Әниебезнең кулыннан килмәгән бер эше дә юк. Аш-су дисеңме, бәйләү, гөлләр үстерү... Әниебез авыл мәдәният йортында 11 ел директор булып эшләде, 2015 елдан лаеклы ялда.
Без - әниебезнең дәвамчылары, үз тормышларыбызны булдырып, инде үз балаларыбызны тәрбияләп яшибез.
Без һәр ялда авылга, әниебезнең җылы кочагына сыенырга ашыгабыз. Биредә безне якыннарыбызның җылы сүзе, әтиебезнең якты йөзе, әниебезнең тәмле ашлары көтә. Бүген әниебез – бәхетле әни һәм әби. Аның балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә. Алдагы көннәре дә бәхеттә, шатлыкта, игелектә узса иде.
Фотолар гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев