Яңалыклар

Министр игътибарын җәлеп итте

11 сентябрьдә Казанда "Машина төзелеше, металл эшкәртү" дип аталган XIII халыкара күргәзмә оештырылды. Анда безнең районнан үзенчәлекле мәктәп проектлары белән 7 нче мәктәп һәм Түбән Биш мәктәбе катнашты. Түбәнбишлеләр ретро автомобиль ясап, үз эшләрен тәкъдим итсә, 7нче мәктәп хәрби машина белән республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов игътибарын җәлеп...

11 сентябрьдә Казанда "Машина төзелеше, металл эшкәртү" дип аталган XIII халыкара күргәзмә оештырылды. Анда безнең районнан үзенчәлекле мәктәп проектлары белән 7 нче мәктәп һәм Түбән Биш мәктәбе катнашты. Түбәнбишлеләр ретро автомобиль ясап, үз эшләрен тәкъдим итсә, 7нче мәктәп хәрби машина белән республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов игътибарын җәлеп итте. Балаларның үз куллары белән агачны эшкәртеп ясаган зур, кузовына тентлар тегеп эшләнгән хәрби машинасы югары бәя алды. Шулай ук агачтан эшләнгән уенчык вертолет, самолет, төрле машиналар да күргәзмәне карарга килүчеләрдә кызыксыну уятты. Хезмәт укытучылары Сергей Петрушенко, Эдуард Таймасов, VIII сыйныф укучысы, бу эшләрне башкаруда иң актив катнашкан Тимур Пляшев агач эшләнмәләр турында кызыклы итеп сөйләде, телевидениегә әңгәмә дә бирде. Аларга бу эшләр өчен махсус сертификатлар тапшырылды. Ә Тимур Пляшев баскетбол тубы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Министр игътибарын җәлеп итте
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар