Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Минзәлә театрының өч артисты Россия армиясе сафларын тулыландырды

Көзге чакырылыш кысаларында Минзәлә дәүләт драма театрының берьюлы өч яшь актеры армиягә китте. Алар - яшь артистлар Азат Җиһаншин, Нурлан Шәехов һәм Руслам Абзалов.

«Шәһри Казан» газетасына театр директоры Илнур Гайниев сөйләвенчә, егетләр республиканың төрле районнарыннан булуына карамастан аларның армиягә озату кичәсен театрда үткәргәннәр.  

Аларга, Минзәләгә килгән артистларыбызның әти- әниләренә, туганнарына җылы сүзләребезне җиткердек. Аннан коллектив белән военкомат бинасы яныннан озатып калдык. Казанга хәтле үзебезнең автобуста киттеләр. Символик мәгънәгә ия булсын, үзләрен гастрольгә баргандай тойсыннар, хәрби хезмәт төгәлләнгәч, исән-сау әйләнеп кайтсыннар, дигән теләктә калабыз.
Егетләрнең армия сафларында да намус белән хезмәт итәчәкләренә шигебез юк
, - диде Гайниев.

 «Әлбәттә, безнең кебек кечкенә театр өчен берьюлы өч актерның булмавы сизелә, егетләр яшь, популяр, һәм бу репертуарга тәэсир итәчәк. Әмма без мәсьәләне хәл итәрбез, иң мөһиме – илне яклау, егетләр үзләре армиягә барырга теләк белдерделәр», – дип өстәде ул.

Театр директоры белдергәнчә, алар уйнаган спектакльләрдәге рольләргә башка артистлар кертелеп, репертуар сакланачак. Шул ук вакытта алдагы елда чыгарасы әсәрләр исемлегенә үзгәреш керергә мөмкин.

Фто "Шәхри Казан"нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев