Мирный балалары өчен саф һавада күңел ачу оештырдылар
Мирный мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен ачык һавада «Күңелле себерке» күңел ачу программасы үткәрделәр.
12 октябрьдә Мирный мәдәният йорты хезмәткәрләре 5нче мәктәпнең III сыйныф укучылары өчен ачык һавада «Күңелле себерке» күңел ачу программасы үткәрделәр.
- Себерке ул - урам-ишегалдын, өйне җыештыруда ярдәмче генә түгел, ә рус халык әкиятләрендә кызыклы герой да, - дип чараны башладылар мәдәният хезмәткәрләре.
Балаларның күңелен Урам себерүче һәм Убырлы Карчык персонажлары ачты. Катнашучылар 2 командага бүленеп төрлечә ярышты, уен программасына актив кушылдылар. Финишта балаларга күчтәнәчләр өләштеләр.
- Саф һавада спорт бәйрәмнәре балаларда уен күнекмәләрен үстерә, аларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтә, команда рухы һәм бердәмлек хисен активлаштыра. Балалар уңай энергия һәм яхшы кәеф белән таралыштылар, - диде мәдәният йорты директоры Мария Гарәпшина.
Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев