Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Мирный бистәсендә "Чиста парк" акциясе узды

Зәйнең Мирный бистәсендәге "Чиста парк" акциясендә шәһәр һәм микрорайон активы һәм биредә яшәүчеләр катнашты.

Бүген - 21 ноябрьдә Мирный бистәсендә "Чиста парк" акциясе узды.


Акциядә Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әдип Габдерәхимов, "Мирный" һәм "Бугульдинка" территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчеләре Гөлбану Галяминская  һәм Мария Гәрапшина, урамнар буенча җаваплылар, депутат Валерий Шалафаев, эшмәкәрләр Василий һәм Егор Федотовлар, шулай ук Юрий Хватков, Вадим Иванов, Марат Гәрапшин, Халисә Архипова, Мансура Хатиповна, Рәйсә Габдрезаковна катнашты. Алар Мирный паркында үсүче тупылларның аскы  ботакларын кисеп, тәртипкә китерде, биләмәне чистартты.


- Бу көнне уртак эшкә битараф калмаган һәркемгә зур рәхмәт белдерәбез. Мондый акцияне киләсе елда да дәвам итәчәкбез,чөнки паркыбызның чисталыгы һәм ямьлелеге бездән тора, - ди Мария Гәрапшина.

 

Мария Гәрапшина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев