Мирный бистәсендә музыкаль кичә узды
Кичәдә халык җырлары яңгырады.
22 октябрьдә Мирный мәдәният йортына бистәдә яшәүчеләр музыкаль кичәгә чакырылды.
Чарада катнашучыларга импровизацияләнгән музыкаль салонда яшьлектә караган фильмнарын искә төшерергә һәм баянга яраткан җырларын җырларга тәкъдим ителде.
Халык җырын яратучылар узганының шатлыклы мизгелләрен искә төшерделәр, яшьлек һәм мәхәббәт турында җырлар башкардылар.
Радик Әхмәтшин башкаруында берничә инструменталь номер яңгырады.
Һәр чорның үз җыры, үз башкаручылары, үз тыңлаучылары бар, диләр.
- Якташларыбызның якты таланты, матур тавышлары, сәхнә осталыклары халык җырын яратучыларны яңа очрашулар белән сөендерер, - дигән өметтә таралыштылар Мирный бистәсендә яшәүчеләр.
- Музыкаль сәгать бик күңелле узды һәм катнашучыларны сөендерде. Яңгыраган җырлар әлеге иҗади бәйрәмдә катнашучыларның һәрберсенең күңеленә хуш килде кебек, - дип уртаклашты мәдәният хезмәткәрләре.
Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев