Мирный мәдәният йортында коррупция белән көрәшү турында сөйләштеләр
Зәйнең Мирный мәдәният йортында коррупциягә каршы көрәш буенча эш планы кысаларында балалар белән “Бурыч һәм хокук" дип аталган чара үткәрелде.
Анда катнашучыларга башта «коррупция» төшенчәсе аңлатылды, аның төрләре һәм формалары, шулай ук аның барлыкка килү сәбәпләре һәм аңа каршы көрәш алымнары турында сөйләнде.
Интеллектуаль турнир вакытында балалар коррупция үсешенә нинди факторлар тәэсир итүе һәм аның белән ничек көрәшергә мөмкин икәнлеге турында фикер алыштылар.
Коррупция гамәлләренә бәйле конкрет хәлләр мисалында, алар законны бозмау һәм җинаятьне булдырмау өчен ничек дөрес эшләргә кирәклеген өйрәнделәр.
Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев