Мирныйда наркотикларга каршы сорау һәм җаваплар сәгате узды
Мирный мәдәният йортының наркотикларга каршы эш планы кысаларында медицина хезмәткәре катнашында “Юк дип әйтергә өйрән!” дигән тематик чара узды.
13 октябрьдә Мирный мәдәният йортының наркотикларга каршы эш планы кысаларында медицина хезмәткәре катнашында “Юк дип әйтергә өйрән!” дигән тематик чара узды.
Илебезнең киләчәге - бәхетле балалар. Балаларны бәхетле итү өчен алар сәламәт булырга тиеш! Шуңа күрә кече яшьтән үк сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен сеңдерү мөһим. Яшүсмер вакытны катлаулы чор, диләр.
5нче мәктәпнең V-VI сыйныф укучылары, педагоглар, китапханәче, мәдәният хезмәткәрләре һәм медицина хезмәткәре катнашында наркотикларга каршы сорау һәм җаваплар сәгате узды.
Чарада катнашучылар зарарлы гадәтләр, аларның куркынычлыгы, нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Белгечләр гади һәм аңлаешлы формада яшүсмерләргә зарарлы матдәләр куллануга бәйле проблемалар турында актуаль мәгълүмат бирергә, яшүсмерләр арасында булган мифларны җимерергә, критик һәм бәйсез фикерләүне формалаштырырга омтылды.
Әңгәмәдә яшүсмерләр үзләре дә актив катнашты. Чара барышында үткәрелгән анкетадан соң, алар тормыш турында үз фикерләре белән уртаклаштылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм белгечләргә төпле җаваплар алдылар.
Түгәрәк өстәл ахырында йомгак ясалды: тормыш сыйфатына һәм дәвамлылыгына тискәре факторлар йогынты ясый, ә сәламәт яшәү рәвешенә нигезләнгән гомер югары тормыш күрсәткечләренә ирешергә ярдәм итә.
Яшүсмерләргә наркотикларга каршы тематикага һәм бердәм “Кайнар линия" телефоны күрсәтелгән листовкалар таратылды.
- Кисәтү буенча мондый күмәк системалы эш балигъ булмаганнарның тәмәке тартуга, алкоголь, наркотиклар куллануга карата тискәре караш тәрбияләр, дип ышанабыз, - диләр чараны оештыручылар.
Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев