Мобилизацияләнгән егетләргә Чыбыклы халкы ярдәм итә
Чыбыклы авылы халкы да мобилизацияләнгән ир-егетләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына, шулай ук махсус операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшеннән читтә калмады.
Чыбыклы авылыннан мобилизация буенча 8 егет алынды. Бүгенге көндә аларның 4се - хәрби операция зонасында, 4се Казанда хәрби өйрәнүләр уза.
Җылы оекбашлар, бияләй-перчаткалар, тагын бик күп төрле кирәк- яракларны мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен Чыбыклы халкы җибәрергә әзерләп куйды. Бу ярдәм шушы көннәрдә Казанга мобилизацияләнгән уллары янына баручы әти-әниләр артыннан җибәреләчәк.
-Кем нәрсә белән булдыра ала – шулай булыша. Солдатларыбыз өчен шактый әйбер һәм акча җыелды. Акчалата ярдәм итүчеләр дә булды. Район үзәк дәваханәсе табибы Илдар Идиятов Казандагы дүрт авылдашыбызга җибәрү өчен медикаментлар, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк булган әйберләр җыелмасы туплады, - ди бу эшне оештыручылар.
Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, кайбер гаиләләрнең төп туендыручысы булган ир-атлары китеп барды. Егетләрне ерак юлга әзерләү дә гаиләләрдән планлаштырылмаган чыгымнар таләп итә. Шунлыктан җыелган акчаларны мобилизациягә алынган ир-егетләрнең гаиләләренә бирү турында карар иттеләр.
Шундый бер риваять бар. Диңгезгә ут капкан. Утны сүндерер өчен кем ничек булыша ала – шулай ярдәм итәргә керешкән. Бер кошчык та томшыгы белән утны сүндерү өчен су ташый икән. Бу галәмәтне күреп, шунда җыелган башка кошлар, хайваннар синең бу ярдәмең белән утны сүндереп буламыни, дигәннәр. Ә кошчык кыямәт көнендә син шул көнне шул урында идең, син нәрсә эшләдең, дип сораячаклар. Ә мин кулымнан килгәнне ярдәм итттем, дип җавап бирермен, дигән.
“Бүгенге көндә безнең дә кулыбыздан килгәнне эшләү – намус эше. Бу эшебезне дәвам итәчәкбез”, - ди әлеге игелекле эштә катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев