Санитар табиблар шәһәрдәге экологик хәлне бәяләү буенча август аенда Ленин, Гагарин урамнарында, Җиңү проспектында, Перцовка бистәсендәге һава атмосферасын анализга алып, 60 лаборатор тикшерү үткәрде. Анда һавадагы күкерт, азот диоксидлары, формальдегид күрсәткечләре каралды. Анализ нәтиҗәләре буенча, һаваның пычрануы санитар таләпләрдән узмый. Моннан тыш, җитештерү предприятиеләренең санитар норма, кагыйдәләрне үтәү программасы буенча...
Санитар табиблар шәһәрдәге экологик хәлне бәяләү буенча август аенда Ленин, Гагарин урамнарында, Җиңү проспектында, Перцовка бистәсендәге һава атмосферасын анализга алып, 60 лаборатор тикшерү үткәрде. Анда һавадагы күкерт, азот диоксидлары, формальдегид күрсәткечләре каралды. Анализ нәтиҗәләре буенча, һаваның пычрануы санитар таләпләрдән узмый. Моннан тыш, җитештерү предприятиеләренең санитар норма, кагыйдәләрне үтәү программасы буенча ГРЭСның әйләнә-тирәне мохитне саклау лабораториясе һавага 29 лаборатор тикшерү ясады. Алар буенча да һавада күкерт, азот диоксиды, күкерт водороды, корымның санитар таләпләргә җавап бирүе ачыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев