Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Оксана Зыкова: Салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләгез!

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара инспекциясе баш дәүләт салым инспекторы Оксана Зыкова сөйли.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара инспекциясе баш дәүләт салым инспекторы Оксана Зыкова салымнарны дистанцион рәвештә теләсә нинди уңайлы ысул белән түләү мөмкинлеген аңлата.

- Салымнарны дистанцион рәвештә теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин. Халыкка почта тартмаларына салым түләү кәгазьләре килде. Ә шәхси кабинеттан файдаланучыларга салым кәгазьләре электрон рәвештә киләчәк. Шуңа күрә әлеге сервистан файдаланучыларга үз шәхси кабинетларын тикшерергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез: салымнарны дистанцион рәвештә теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:
- «Салымнар ФЛ» мобиль кушымтасы аша;
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында»;
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә.
Шулай ук, почта бүлекчәлрендә, банклар аша да түләү мөмкинлеге каралган. 1 ноябрьгә кадәр салым кәгазьләрен алмаучылар салым органнарына, яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк, - ди Оксана Зыкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев