Өлкән буынга финанс грамоталылыгы буенча белем алырга мөмкин булачак
Россия Банкы пенсия һәм пенсия алды яшендәге гражданнар өчен финанс грамоталылыгы буенча дистанцион дәресләр үткәрә.
Онлайн дәресләр форматы катнашучыларга төркемнәр белән, мәсәлән, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре яки башка кызыксынган оешмалар базасында яки өйдән тоташырга мөмкинлек бирә. Бу турыда "Татар-информ" МА хәбәр итә.
Уку барышында өлкән яшьтәге татарстанлыларга финанслар белән бәйле карарларны дөрес кабул итәргә һәм мошенникларның хәйлә-мәкерләренә эләкмәскә, шулай ук заманча банк продуктларын ачыкларга ярдәм итәчәкләр. Катнашучылар лекторга турыдан-туры эфирда сораулар бирә алачаклар.
Һәр дәреснең озынлыгы - 45 минут.
Онлайн-дәресләргә тоташтыру өчен компьютер яки интернет челтәренә тоташтырылган ноутбук кирәк. Катнашучыга Pencionfg.ru дигән сайтка керергә, теманы, датаны һәм вакытны сайларга һәм теркәлү узарга кирәк.
Онлайн-дәрес тәмамланганнан соң барлык катнашучыларга да бәяләү формасы җибәреләчәк. Аны тутырып җибәргәч катнашучылар онлайн-сертификат алачак, уләлеге укуларда катнашуны раслый.
- Финанс грамоталылык буенча онлайн-дәресләр турында якыннарыгыз һәм өлкән яшьтәге туганнарыгыз сөйләгез һәм катнашырга ярдәм итегез, - дип халыкка мөрәҗәгать итә ТР милли банкы белгечләре.
Дәресләр 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Мондый укуларның төп максаты - барлык яшь төркемнәренең финанс грамоталылыгын арттыру. Бу бурычны ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов та куйды.
- Агымдагы елда гражданнарыбызның күпчелеге төрле финанс пирамидаларында үз акчаларын югалтты. Моның төп сәбәбе - республика халкының, өстәвенә, барлык яшь төркемнәренең финанс грамоталылыгының түбән булуы, - диде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев