Пандемия чикләүләре чорында Чаллы эшмәкәренә микрозайм үз эшен үстерүдә ярдәм иткән
Чаллы эшмәкәре Светлана Фуженкова быел ТР Икътисад министрлыгыннан "бер процентлы" микрозайм алучысы булды.
Эшмәкәр ташламалы шартларда микрозайм рәсмиләштергән һәм алынган акчаларны үз эшен – балалар аяк киеме кибетен үстерүгә юнәлдерергә планлаштыра.
Чаллыда балалар өчен аяк киеме кибетен Светлана узган пандемия елында ачкан, ул чакта өлкәннәр һәм балалар өчен аяк киеме сату буенча франчайзинг челтәре ябылган, аның белән шәхси эшмәкәрнең килешү төзелгән булган. Шул ук вакытта Светлана сәүдә үзәгеннән бизнесны аерым бинага күчереп, балалар аяк киемен генә сату белән шөгыльләнергә карар кыла.
1 процентлы ташламалы микрозай Светлана кибет ассортиментын тулыландыруга - балалар аяк киемен кышкы сезонга сатып алуга юнәлдерергә планлаштыра. Микрозаймны онлайн рәвештә рәсмиләштерергә була.
- Микрозайм турында мин ачык чыганаклардан белдем, заявканы 3 ноябрьдә онлайн тапшырдым, 10 ноябрьдә инде акча алдым, - ди эшмәкәр.
Исегезгә төшерәбез, "бер процентлы" микрозайм узган ел бизнеста ихтыяҗ зур булуын күрсәтте. Пандемия тарафыннан барлыкка килгән яңа чикләүләр кертү белән Икътисад министрлыгы ташламалы кредит бирү программасын 1 ноябрьдән башлап озайтырга дигән карар кабул итте.
Гаризалар ТР Икътисад министрлыгына караган ТР эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28нче йорт, 1 кат. Микрозайм алу өчен гаризаны онлайн РФ ФАСТРЕК. РФ Порталында рәсмиләштерергә мөмкин.
8 (843) 524-90-90 телефоны буенча республикада гамәлдә булган бизнеска ярдәм чаралары буенча консультация алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев