2015 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләүнең яңа тәртибен кертү фаразлана. Бу турыда мәгълүмат пресс-конференция барышында яңгырады. Хезмәт пенсиясе хәзерге кебек үк ике өлештән торачак: иминият һәм тупланма өлешләрдән. 2013 елда иминият өлеше 3610,31 сумны тәшкил итә. Ә яңа форма буенча әлеге иминият өлешенә "еллык пенсия коэффициенты" кертелә....
2015 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләүнең яңа тәртибен кертү фаразлана. Бу турыда мәгълүмат пресс-конференция барышында яңгырады. Хезмәт пенсиясе хәзерге кебек үк ике өлештән торачак: иминият һәм тупланма өлешләрдән. 2013 елда иминият өлеше 3610,31 сумны тәшкил итә. Ә яңа форма буенча әлеге иминият өлешенә "еллык пенсия коэффициенты" кертелә. Бу гражданның һәр ел саен хезмәт эшчәнлеген бәяләү дигән сүз. Еллык коэффициент хезмәт хакына һәм аның буенча эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминияте взносы күчерүенә бәйле булачак. Тагын бер үзенчәлек бар. Ул - 2025 елдан гомуми минималь хезмәт стажының 15 ел итеп билгеләнүе. Яңа кагыйдә буенча пенсиягә соңрак чыгу отышлы була. Хезмәт хакы зуррак һәм гомуми стаж да күбрәк булган саен пенсия күләме арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев