"Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге каршында авылларда ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен "Ихлас очрашу" дип аталган аралашу клубы эшли. Әлеге клубта Олы Батраста Питрау бәйрәменә багышланган үзенчәлекле матур чара үтте. Очрашуга авыл өлкәннәре һәм инвалидлар чакырылды. Бүлек хезмәткәрләре кунаклар белән бергәләп Питрау бәйрәме тарихы, аны...
"Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге каршында авылларда ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен "Ихлас очрашу" дип аталган аралашу клубы эшли. Әлеге клубта Олы Батраста Питрау бәйрәменә багышланган үзенчәлекле матур чара үтте. Очрашуга авыл өлкәннәре һәм инвалидлар чакырылды. Бүлек хезмәткәрләре кунаклар белән бергәләп Питрау бәйрәме тарихы, аны үткәрү йолалары турында фикер алыштылар, бу көнне җырлана торган җырларны башкардылар. Очрашу ахырында оештыручылар килгән кунакларга бүлек эшчәнлеге турында мәгълүмат тупланган буклетлар тапшырдылар. Бәйрәм-очрашу чыннан да ихлас булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев