Профилактик операция
24-28 октябрь көннәрендә республикада, шул исәптән Зәй районы территориясендә “Условник” операциясе бара.
Аның кысаларында районның җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре шартлы хөкем карары алган, үзләрендә махсус исәптә торучыларның өйләренә барып, аларның яшәү шартлары, нәрсә белән мәшгуль булулары, нинди проблемалары барлыгы белән кызыксыналар, профилактик сөйләшүләр алып бардылар.
- Безнең инспекциядә исәптә бүгенге көндә 158 шартлы хөкем алган зәйле тора. Алар белән без даими профилактик эшчәнлек алып барабыз. Ә “Условник” операциясе кысаларында аларның яшәү урыннары, эш урыннарында булып үз-үзләрен тотышларын белешәбез. Күршеләре белән аралашып, бу кешеләрнең тәртибе белән кызыксынабыз. Максатыбыз, бер хаталанган кешеләрне кабат хилафлыклар кылудан саклап калу, - ди инспекция башлыгы Андрей Иванов.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев