Яңалыклар

Программа үтәлеше тикшерелде

Зәйдә сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт хезмәткәрләре катнашында түгәрәк өстәл артында "Сәламәт ата-ана - сәламәт бала" дип аталган 2011-2013 елларга кабул ителгән муниципаль программа нигезендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Алга таба бу программаны дәвам итү өчен кирәкле булган мөһим эш алымнары турында фикер алышулар булды. Түгәрәк өстәл утырышын район башлыгы урынбасары...

Зәйдә сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт хезмәткәрләре катнашында түгәрәк өстәл артында "Сәламәт ата-ана - сәламәт бала" дип аталган 2011-2013 елларга кабул ителгән муниципаль программа нигезендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Алга таба бу программаны дәвам итү өчен кирәкле булган мөһим эш алымнары турында фикер алышулар булды. Түгәрәк өстәл утырышын район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Ул программаның уңышлы якларын, алга таба нигез итеп алырга кирәклеген ассызыклады, сәламәт яшәү рәвешенең спорт белән янәшә баруын истә тотып, Зәйдә алга таба ата-аналар да, балалар да үзләре теләп шөгыльләнә торган спорт төрләрен җәелдерүнең үтемле булуын әйтте. Монда ул велоспорт белән шөгыльләнүчеләргә өстәмә мөмкинлекләр тудыру кирәклегенә тукталды. Утырышта чыгыш ясаган балалар поликлиникасы мөдире Гүзәл Хәмидуллина хәзер кече яшьтән үк балаларга диспансеризация уздырганда җенси органнарны тикшерүгә зур игътибар бирелүен, ә әти-әниләрнең моңа каршы килүен борчулы мәсьәлә дип атады. Тикшерүдән курыкмаска, авыруларны үз вакытында ачыклау тиз арада дәвалау мөмкинлеге бирүен белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Программа үтәлеше тикшерелде
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар