8-12 сентябрьдә Мәскәүдә Халыкара прокурорлар ассоциациясенең XVIII конференциясе һәм гомуми җыелышы уза. Халыкара прокурорлар ассоциациясе сәяси һәм хөкүмәтнеке булмаган оешма һәм ул бөтендөньяда бердәнбер. Конференциядә 100ләп илдән 500 прокурор катнашачагын белдерде инде. Алар арасында Америка Кушма Штатлары, Австралия, Канада, Франция, Швейцария, Италия һ.б. илләр бар. Анда Татарстан прокуроры Кафил Әмиров...
8-12 сентябрьдә Мәскәүдә Халыкара прокурорлар ассоциациясенең XVIII конференциясе һәм гомуми җыелышы уза.
Халыкара прокурорлар ассоциациясе сәяси һәм хөкүмәтнеке булмаган оешма һәм ул бөтендөньяда бердәнбер. Конференциядә 100ләп илдән 500 прокурор катнашачагын белдерде инде. Алар арасында Америка Кушма Штатлары, Австралия, Канада, Франция, Швейцария, Италия һ.б. илләр бар. Анда Татарстан прокуроры Кафил Әмиров та катнашачак.
Конференциянең темасы - "Прокурор һәм закон өстенлеге". Закон өстенлеге принцибы барлык илләр гражданнарының тәртип һәм гаделлеккә өметен чагылдыра. Конференция нәтиҗәләре һәм прокурорлар тарафыннан тикшерелүгә чыгарылган мәсьәләләр турында хәбәр итәчәкбез.
Шәһәр прокуратурасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев