Районда берәүнең сарыгын сараеннан урлаганнар
Әлеге җинаятьне кылуда гаепле кеше тоткарланган. 14 - 21 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 145 хәбәр һәм гариза кергән.
Алар арасында урлашулар, мошенниклык очраклары артуы борчу тудыра.
15 ноябрьдә эчке эшләр бүлегенә район авылларында яшәүче бер кешедән сараеннан сарыгын урлап чыгып китүләре турында гариза керә.
“Әлеге җинаятьне кылуда гаепләнеп, шул ук авылда яшәүче 55 яшьлек ир-ат тоткарланды.
Аңа карата җинаять эше кузгатылды” – дип хәбәр итәләр полициядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев