Яңалыклар

Район башлыгы юбилярны котлады

Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген тыл ветераны Наталья Белованы 90 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы Татьяна Воропаева, тәбрикләп, авыр елларда куйган хезмәтенә рәхмәт белдерде. Наталья әби - Сарсаз-Баграж авылы кызы. Сугыш чоры елларында ул көндез колхозда эшләп, төннәрен фронттагылар өчен оекбаш-бияләү бәйләгән, бәрәңге киптергән, ал-ялны...

Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген тыл ветераны Наталья Белованы 90 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы Татьяна Воропаева, тәбрикләп, авыр елларда куйган хезмәтенә рәхмәт белдерде.

Наталья әби - Сарсаз-Баграж авылы кызы. Сугыш чоры елларында ул көндез колхозда эшләп, төннәрен фронттагылар өчен оекбаш-бияләү бәйләгән, бәрәңге киптергән, ал-ялны белми эшләгән. Наталья Белова юбилее уңаеннан үзен хөрмәтләп килүчеләргә сөенеп туя алмады. Әби автоклуб хезмәткәрләренә кушылып керәшен җырларын башкарды, хәтта биеп тә алды. "Без күргәннәрне киләчәк буынга күрергә язмасын, илләр тыныч булсын", - дип теләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Район башлыгы юбилярны котлады
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар