Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы техникасының кышка әзерлеген һәм терлекләр асрау торышын тикшерде

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, зооветеринария белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә булды.

12 октябрьдә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе,  зооветеринария белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә булды. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зәй районы игенчеләре бөртекле һәм техник культуралар җыюны, төп эшкәртүне, туфракны тигезләү һәм тирәнәйтүне, шикәр чөгендерен казуны уңышлы төгәлләделәр.

Бүген АПК хезмәткәрләре техниканы көзге-кышкы саклауга куюга һәм авыл хуҗалыгы машиналарын, тракторларны ремонтлауга керештеләр.

Һәр җитештерү комплексында әлеге эшләрне башкару өчен ремонт бригадалары оештырылган. «Кадер», «Бигеш», «Баграж» җитештерү кооперативларының машина-трактор паркларында булганда комиссия техниканы саклауга куюның яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Район башлыгы схемаларны, тырмаларны ремонтлау белән танышты, ремонт эшләрен башкаруның барлык нечкәлекләренә аерым игътибар бирде. Ул 2022 елның беренче гыйнварына схемаларны һәм тагылма коралларны ремонтлауны төгәлләү бурычын куйды.

Эшче төркем «НИВА» ҖЧШ, «Куш-Елга», «Дүрт-Мунча» сөт комплексларында, «Бура-Киртә» сөт-товар фермасында һәм «Сарсаз-Баграж» таналарны үстерү фермасында булдылар. Комиссия әгъзалары бозауларны карап тоту, савым көтүен ашату белән таныштылар, терлекчеләр белән сөт продуктлылыгын арттыру турында сөйләштеләр. Корылык булуга карамастан, районда җитәрлек күләмдә мал азыгы әзерләнгән. Разиф Кәримов булган терлек азыгына сакчыл карарга чакырды һәм тулай савымны тәүлеккә 78-80 тонна дәрәҗәсендә саклап калу бурычын куйды.

Фото муниципаль сайттан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев