Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Разиф Кәримов: Төзекләнә, яңара Зәебез!

Районда күп мөһим вакыйгалар тарих битләренә кереп калды. Аларны тагын бер барлыйк.

Республика, шул исәптән район икътисады нигезен тәшкил итүче авыл хуҗалыгы тармагы - Зәйдә өстенлекле юнәлешләрдән. Шуңа да җир кешесенә, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга игътибар зур бездә. Алар хөрмәтенә зурлап “Уңыш бәйрәме” уздыру традициясе саклана.
Узган җомгада агымдагы ел уңышы нәтиҗәләре буенча әлеге тармак хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде. Бәйрәм тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, инвестор Илшат Фәрдиев, ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы Иван Гущин катнашты.
Аңа кадәр кунаклар зәйлеләр өчен мөһим булган Автозавод урамыннан Сухрау юлына чыгучы шәһәрне әйләнеп узучы яңа юлны карады, капиталь ремонт ясалган «Якты коңгыз» балалар бакчасы, Төги авыл җирлеге бинасында булды, Төги-Гүлкин юлын ачу тантанасында катнашты.
Шәһәрне әйләнеп узу юлы - көтеп алынган юл участогы ул. Аны салуга узган ел май аенда керешелгән иде. Юлның озынлыгы 2 чакрым 46 метр тәшкил итә. Юл төзелеше өчен 164 миллион сумнан артык акча сарыф ителгән. Әлеге юлны “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары салды. Юл кирәкле инженер инфраструктурасы һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы чаралары белән җиһазланды. Көтеп алынган яңа юл машина йөртүчеләр өчен уңайлы һәм тиешле урынга барып җитү дә чагыштырмача тиз булачак. Кыскасы, шәһәрне әйләнеп узу юлы “Заман” сәнәгать паркы, “Техно”, “ТатЭК”, “Аккурайд уилз Руссиа", шикәр заводлары өчен аеруча отышлы.
Юлны ачу тантаналы шартларда узды. Район халкын бу сөенечле вакыйга белән район җитәкчелеге тәбрикләде. Разиф Кәримов чыгышында хыялда гына булган әлеге шәһәрне әйләнеп узу юлының мөһимлеген ассызыклап, проектны тормышка ашыруда булышлык иткән республика җитәкчелеге, “Татнефтедор” юлчыларына рәхмәт сүзләре җиткерде.
-Зур йөк машиналары Мирный бистәсе аша йөреп, шактый уңайсызлыклар тудырды. Бу уңайдан безгә бик еш сорау-мөрәҗәгатьләр керә иде. Әлеге проект өстендә күп эшләргә туры килде һәм, ниһаять, юл сафка басты. Аның мөһимлеге бәһаләп бетергесез, әлеге юл озак еллар халыкка хезмәт итсен, - диде Разиф Кәримов.
Юлны ачканнан соң, кунаклар капиталь ремонт ясалган «Якты коңгыз» балалар бакчасында булды. Әлеге учреждение - шәһәребездә иң өлкән бакчаларның берсе, ул 1970 елда ачылган булган. Бакча шактый тузган һәм искергән иде. Биредә төзекләндерү эшләре агымдагы елның июль аенда башланды. Ремонт эшләрен «Мәгариф объектларына капиталь ремонт» программасы кысаларында “Татспецстрой” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте ясады. Кайнар һәм салкын су системасы, ишекләр алыштырылды, идән-түшәм, бакчага керү өлеше яңартылды. Шулай ук кер юу һәм азык әзерләү блогы вентиляциясе, түбә өлешчә, канализация системасы, сантехника алыштырылды. Төркемнәр өчен кирәкле әйберләр, җиһазлар алынды. Кыскасы, бакча танымаслык булып үзгәрде, яңарды. Хәзер исә бакчада җылы, якты, уңайлы. Бирегә 8 төркемдә 100дән артык бала йөри.
Кунаклар ремонт ясалган бакча буйлап йөреп, төркемнәрдә булды, балалар белән аралашты. Район башлыгы “Татспецстрой” ширкәте хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырып, рәхмәт сүзләре җиткерде.
-Әлеге программаны гамәлгә ашырган Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, республиканың “Баш дәүләт инвестицион-төзелеш идарәсе” җитәкчелеге һәм башкаларга рәхмәтлебез. Бакчада киләсе елда да ремонт эшләре дәвам итәчәк, тышкы эшләр башкарылып, биләмә төзекләндереләчәк, брусчатка түшәләчәк, –диде район башлыгы.
“Уңыш бәйрәме”ндә катнашучы барлык кунак-лар өчен “Энергетик” Мәдәният сарае фойесында бөртекле культуралар һәм чөгендер продукциясеннән үзенчәлекле һәм “Икмәк” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Соңгысына Зәй ипи заводында җитештерелгән ипи-кондитер эшләнмәләре куелган иде. Әлеге күргәзмәләр һәркемдә соклану хисе уятты.

Корылык югары уңыш алуга киртә булды

Агымдагы җәй үтә эсселеге һәм корылыгы белән үзенчәлекле булды. Икмәк үстерүнең җиңел булмавына быел аеруча инанылды. Район аграрийлары республикада беренчеләрдән булып техника көйләүне төгәлләп, язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыкты.

Тик менә корылык аркасында елдагыча югары уңыш алырга дигән өметләр акланмады. Район басуларына 33 мең гектарда бөртекле сабан культуралары чәчелде. Алардан 63,6 мең тонна ашлык җыеп алынды, уңыш гектарыннан уртача 19,2 центнер тәшкил итте. Моңа язгы кыр эшләре һәм урак вакытында үз эшен белеп, аны фидакарьләрчә башкарган игенчеләребезнең тырышлыгы, барлык технология таләпләре үтәлү, эшнең яхшы оештырылышы нәтиҗәсендә ирешелде. Зәй авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре республикада уракка да беренчеләрдән чыгып, урып-җыю эшләрен бер ай дигәндә тәмамлады.
Механизаторлар әлеге коры елда югары һөнәри осталыкларын күрсәтте. Алар арасында Михаил Ермолаев, Дамир Баһаутдинов («Зәй шикәре» агрофирмасы), Айнур Шәйхиев, Исхак Борһанов, Илдус Хәйруллин («Зәй»), Елизар Кузьмин, Нияз Фәтхуллиннар («Восток») аеруча аерылып торды.
Кыр батыры булып Михаил Никандров («Зәй шикәре» агрофирмасы) табылды. Сабантуй бәйрәмендә аңа «Лада-гранта» автомобиле тапшырылды.
Чәчүлекләрне корткычлар һәм авыруларга каршы эшкәртү дә вакытында сыйфатлы итеп башкарылды. Механизаторлар Ирек Хәсәншин (“Восток”), Павел Мельников («Зәй шикәре»), Ралиф Гомәров («Зәй») 5 мең гектарга кадәр чәчүлек җире эшкәртеп, аеруча югары күрсәткечләргә ирештеләр.
Партнерлар белән берлектә районда быел да чөгендер, кукуруз, ашлык үстерү, туфрак эшкәртүнең иң яхшы тәҗрибәләре гамәлгә ашырылды.
Район хуҗалыклары арасында иң күп уңыш - “Зәй” агрофирмасының “Аксар” (җитәкчесе Гамир Гайнетдинов, баш агроном Олег Умнов) һәм “Кадер” җитештерү комплексларында (җитәкчесе Рашат Саматов): аларда бөртеклеләрдән уңыш гектарыннан 21,3 центнер тирәсе булды. “Зәй шикәре”нең “Сәвәләй” һәм “Чыбыклы” җитештерү комплексларында (Фоат Камалиев, Семен Агеев, баш агроном Айдар Тучин) бу күрсәткеч – 19,2 центнер. Мондый уңышка «Восток» агрофирмасының “Баграж” җитештерү комплексы да (Фәүҗәт Ханнанов, Ринат Әхмәтшин) иреште.
Комбайнчылар уңышны вакытында югалтуларсыз җыеп алырга тырышты. Иң күп ашлык суктыручылар булып Ирек Хәсәншин (“Зәй”, 1977 тонна), Айрат Уразманов (1942 тонна), Рөстәм Мөхәммәтдинов (1893 тонна), Марат Ногманов (1872 тонна) табылды.
Комбайнчылардан Рамил Сибгатуллин, Айрат Җиһаншин, Дмитрий Исаичев, Илдус Гайнетдинов, Михаил Никандров 1500 тоннадан артык ашлык суктырды. Яшь комбайнчылар Рөстәм Мөхәммәтдинов һәм Риназ Закиров “Хезмәт кешесен данлыйбыз” республика конкурсында «Иң яхшы теоретик белем» номинациясендә җиңүче булып табылды. “2021 елның иң яхшы комбайнчылары” республика конкурсында районның 10 комбайнчысы җиңү яулады.

Зәй – чөгендер игүче субъектларның берсе

Районда үсемлекчелек тармагында төп культураларның берсе - шикәр чөгендере зур роль уйный. Тамыразык җыюга быел 23 августта керешелде. "Зәй шикәре" агрофирмасыннан Валерий һәм Владимир Бутяевлар, Виктор Мерясев, "Зәй" агрофирмасыннан Айдар Галимов, Рәсим Мөфтиев, Айрат Сафин, "Восток" агрофирмасыннан Олег Миңнеханов, Александр Синицын, Альберт Фатыйхов 500әр гектардан артык мәйданда шикәр чөгендере уңышын җыеп алдылар. Районда чөгендердән тулаем җыем - 230 мең тонна, уңыш исә гектарыннан 250 центнер тәшкил итә.
"Зәй шикәре" ачык акционерлык җәмгыяте (директоры Антон Трошин) барлык төп күрсәткечләрне яхшырта бара. Җитештерү нәтиҗәлелеге буенча предприятие соңгы елларда Россия шикәр заводлары арасында алдынгы урыннарны били. Зәй шикәр заводы эшчәнлеге - республикабыз горурлыгы ул.
Барлык көзге кыр эшләре вакытында һәм оешкан төстә башкарылды. Көзге культуралар исә быел 15 мең гектар мәйданда чәчелде. Барлыгы 55 мең гектардан артык мәйданда туфрак эшкәртелде.
Районда ел саен тәҗрибә участоклары эшләп килә. Быел гына да шикәр чөгендеренең 68 гибриды үстерелде, чәчүлекләрне карау һәм тукландыруның яңа ысуллары сыналды.

Терлекчелек
тармагында да ярыш дәрте көчле

Терлекчелек тармагы уңай динамиканы саклый. Әлеге тармакта 400дән артык кеше хезмәт куя. Алар карамагында 9,5 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 4,3 мең баш сыер бар.
Тәүлеклек артым алуда (тәүлегенә 850-1000 грамм) быел иң яхшы терлекче булып “Таң” товарлыклы-сөтчелек комплексыннан Валерий Васильев, Светлана Егорова, Екатерина Григорьева, Эльмира Меньшова, “Зәй” комплексыннан Руслан Хәсәнов, Роберт Зыятдинов табылды.
Сыер савучылардан Гөлфинур Гатауллина, Әнзирә Ахунова бер сыердан - 7 мең килограмнан артык, “Зәй” комплексыннан Анастасия Хәсәнова, “Таң” комплексыннан Татьяна Бухарова - 6 мең, Люся Кириллова, Сәрия Әхмәдиева, Физания Төхфәтуллина 5 мең килограмм һәм аннан артыграк сөт савып алды.
Терлекчелектә уңышның нигезе ныклы азык базасы булдыруга бәйле. Урып-җыю белән беррәттән, терлек азыгы әзерләү дә киң колач белән алып барылды. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен 2 мең тоннадан артык печән, 40 мең тонна сенаж, 30 мең тоннага якын силос, 11,3 мең тонна салам әзерләнде.
Терлек азыгы әзерләүдә алдынгы механизаторлар дип Риназ Закиров, Михаил Ермолаевны (“Зәй” агрофирмасы) атарга була. Алар тарафыннан 20 мең тонна сенаж һәм силос салынды. Билгеле, бу күрсәткечләргә үз эшеңне яратып башкарганда гына ирешергә мөмкин.



Фермерлар продукциясе республикадан читтә дә уңышлы сатыла

Районда авыл тормышына, халыкның эшлекле активлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.
Крестьян-фермер хуҗалыкларында 4498 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 1404 баш савым сыер исәпләнә. Ел башыннан әлеге хуҗалыклар тарафыннан 6018 тонна сөт, 1250 тонна ит җитештерелгән. Фермерлар атна саен үткәрелә торган ярминкәләр һәм төрле чараларда даими катнашып киләләр. Тотрыклы эшләүчеләр арасыннан Вера Савгильдина, Виктор Сироткин, Флера Әхмәтҗанова, Александр Носов һ.б. хуҗалыкларны билгеләп үтәргә кирәк.
Кошчылык юнәлешендә эшләүче фермерлар эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Ел башыннан алар тарафыннан барлыгы 505 тонна кош ите җитештерелде. Алар бройлер, каз, үрдәкләр үстерү белән шөгыльләнә. Продукцияләре районда гына түгел, республикадан читтә дә уңышлы сатыла. Нәтиҗәле эшләүчеләрдән Илнар Әхмәтҗанов, Фаяз Зәйнетдинов, Рәфизә Фәсхетдинова, Альберт Шакиров, Җәүдәт Зәйнашев, Артур Мөхәммәтҗанов, Чулпан һәм Михаил Мартемьяновларны атап үтәргә мөмкин. Биналарда заманча җиһазлар урнаштырылган, кошларны асрау һәм ашату технологиясен камилләштерә баралар.
Фермерларыбызга соңгы өч елда "Агростартап" программасы ярдәмгә килә. Фаяз Зәйнетдинов, Михаил Мартемьянов - кошчылык, Тамара Игошина, Фаяз Хәкимуллин мөгезле эре терлек симертү юнәлеше буенча әлеге программадан файдаланды.

Җир эше - җаның һәм талантыңны яраткан эшкә салу ул

"Уңыш бәйрәме"ндә катнашучыларны Разиф Кәримов сәламләп, быелгы коры елда тырыш хезмәтләре, җыеп алган уңыш һәм ирешкән югары нәтиҗәләр өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-Елның үзенчәлекле булуына карамастан, "Уңыш бәйрәме"нә барыбер җыелырга булдык. Соңгы вакытта халыкның коронавируска каршы вакцина ясатуын контрольдә тотабыз. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында да әлеге мөһим мәсьәләгә бармак аша караучылар юк түгел. Бүгенге көндә гомерләрне саклап калуның бердәнбер нәтиҗәле юлы - прививка ясатып, күмәк иммунитет булдыру. Барыгызны да "Уңыш бәйрәме" белән котлыйм, тырыш хезмәтегез, күңел җылыгызны биреп эшләвегез, авыр корылык шартларында маңгай тирен тамызып үстергән ел уңышы өчен зур рәхмәт сезгә, – диде ул.
Ленар Гарипов зәйлеләргә ТР авыл хуҗалыгы министры, Премьер-министр урынбасары Марат Җәббаров сәламен ирештерде.
-Республика авыл хуҗалыгы үсешенә Зәй хезмәтчәннәре зур өлеш кертә. Быелгы коры елда да сез ярыйсы уңыш җыеп алып, терлекләр кышлап чыгарлык азык әзерләдегез. Зәй - республикада авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм җир эшкәртү культурасы буенча үрнәк итеп куярлык район, - диде Ленар Гарипов.
Баш инвесторыбыз «Агрокөч» бүген иң алдынгы технологияләр, иң яхшы казанышларны куллануга йөз тота. Разиф Кәримов әйтүенчә, район киләчәктә дә авыл хуҗалыгы тармагын үстерү юнәлешендә иң алдынгы технологияләрне кулланып эшләвен дәвам итәчәк, югары сыйфатлы продукция җитештерү өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнәчәк.
Тантанада инвесторга да рәхмәт сүзләре яңгырады. Зәй аграрийларының «Агрокөч»кә керткән өлеше биниһая зур.
-Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, Зәй аграрийлары. Агымдагы үзенчәлекле елда да һәр эшне вакытында башкарып, алдынгы позициядә торасыз. Бу - бердәм булып эшләү нәтиҗәсе. Алга таба да яулаган үрләрне саклыйсы иде, - диде Илшат Фәрдиев.

Хезмәткә хөрмәт - эшкә дәрт, стимул ул

Хөрмәтләү тантанасында бер төркем авыл хуҗалыгы алдынгысы ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия булды.
Бәйрәм исә бер сулышта узды. Татарстанның атказанган артистлары Раяз Фасыйхов, Вил Усманов, “Татарстан” бию ансамбле, “Энергетик” Мәдәният сарае үзешчәннәре чыгышы бәйрәм чарасына үзенчәлек өстәде. Район аграрийлары зур сәхнәләрдә хөрмәтләнеп, янә еллык эшкә дәрт-дәрман, стимул алды.


Җирлек бинасы яңарды

Авыл Советы дип йөртелә торган бина - ул гади урын гына түгел, ә халыкка дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтү урыны.
“Авыл җирлекләренең административ биналарын төзү һәм төзекләндерү” республика программасы нигезендә районыбызның Төги авыл җирлегендә җирлек Советы һәм башкарма комитет бинасы капиталь төзекләндерелде.
Узган җомгада аны ачу тантанасы да булды. Анда ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы Иван Гущин, район башлыгы Разиф Кәримов, “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсе“ ҖЧШ директоры Рөстәм Гарифуллин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, башка рәсми затлар катнашты.
Өч авылны берләштергән җирлектә 393 кеше яши. Халыкның тормыш- көнкүрешен яхшырту буенча соңгы елларда шактый эшләр башкарылды. 2020 елда 50 урынга исәпләнгән авыл клубы төзелде. “Саф су” программасы буенча Олы Батрас авылында 2,5 километр озынлыкта суүткәргеч салынды, янгын куркынычсызлыгы буенча өч гидрант эшләнде, скважина борау-лап, су башнясы куелды, аның тирәсе (санитар саклау зонасы) койма белән әйләндереп алынды. Авыл урамнарын яктырту программасы буенча урамнарга яктырткычлар урнаштырылды. Экология программасы буенча Төгидәге Изге чишмә төзекләндерелде.
Җирлек Советы, аның башкарма комитеты, поч-та бүлеге (совет чорында колхоз идарәсе урнашкан) бина 1974 елда файдалануга тапшырылган булган. Шуннан бирле анда төзекләндерү эшләре уздырылмаган. Яхшы сыйфатлы итеп төзекләндерелгән бинада хәзер эшләүчеләр өчен барлык шартлар да булдырылган.
-Барлык эшләр өчен 2,5 миллион сум средстволар сарыф ителде. Бина биләмәсен төзекләндерү өчен район бюджетыннан ярдәм алдык. Яңа мебель, башка җиһазлар җирлекнең өстәмә кереме хисабына алынды, - диде җирлек башлыгы Татьяна Попова.
Авыл халкының төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә торган урыны, әлбәттә, төзек, ялт итеп торырга тиеш. Ә бу бик тә мөһим. Чөнки халык телендә авыл Советы дип йөртелә торган бина - ул гади урын гына түгел, ә халыкка дәүләт, муниципаль хезмәтләр күрсәтү урыны.


Төги – Гүлкин юлы ачылды

Соңгы елларда районда юлларның төзеклегенә зур игътибар бирелә. Махсус программалар нигезендә авылларга бара торган, шәһәр һәм авыл эчендәге юллар ремонтлана, яңа юллар салына.
Районыбызның Гүлкин авылы Зәйдән шактый ерак - күрше район чигендә үк урнашкан. Юллар начар булу сәбәпле, авылга такси һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыру да проблема иде. Җирлектә яшәүчеләр район хакимиятенә күп санлы хатлар юллап, юлны ремонтлауны күптән сорап килде.Әлеге проблема һәрвакыт халык җыеннарында күтәрелде. Һәм, ниһаять, бу мәсьәлә хәл ителде.

12 ноябрьдә Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының Төги - Гүлкин участогы төзекләндерелгәннән соң мәртәбәле кунаклар катнашында тантаналы төстә ачылды. Төги авылы янында узган тантанада ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы Иван Гущин, район башлыгы Разиф Кәримов, “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсе“ ҖЧШ директоры Рөстәм Гарифуллин, ТР Транпорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, дәүләт юл хезмәте оешмасының бүлек җитәкчесе Камил Фәрдиев, башка рәсми затлар катнашты.
Озынлыгы 10 километр 500 метр тәшкил иткән Гүлкин - Төги автомобиль юлы - көтеп алынган объект. Бу мәсьәлә район башлыгының даими контролендә булды. Башта проект әзерләнде, аннары берничә тапкыр ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать ителде. Юл өч этапта – 3 елда ремонтланды.
Юл төзүдә эшләгән “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы эшчеләре үзләре дә тантанада катнашты. Үз көчләре белән салган өр-яңа юлны ачканда алар күңелләрендә чиксез горурлык хисләре ташыгандыр. Ә авыл кешеләренең шатлыгы тагын да зуррак.
- Без бу юлны көтеп алдык. Кая гына барырга теләсәк тә, кемне генә каршыласак та, көзгедәй ялтырап торган, тип-тигез юлыбыз бар хәзер. Республика программасы нигезендә шундый күләмле эшләргә хәер-фатиха биргән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм төзелеш эшләрен контрольдә тотучы, планга кертүче дәүләт юл хезмәте, шулай ук район җитәкчелеге, эшләрне башкарган "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалына (җитәкчесе Александр Ганске) һәм юл төзүче егетләргә зур рәхмәт. Елның нинди генә вакытлары булуына карамастан, алар бик сыйфатлы итеп бу эшне башкарып чыктылар. Районыбыз кешеләрен сөендергән эшләрегез үзегезгә яхшылык булып кайтсын, - диде авыл халкы исеменнән Виктор Долгов.
Район башлыгы да әлеге юлның әһәмиятен ассызык-лады.
- Бу юл бик матур килеп чыкты, сыйфаты да бик югары. Шушы яңа юлда барыгызга да исән-сау гына йөрергә язсын. Тизлекне арттырып, аварияләргә эләкмәгез, руль артына утырган яшьләрне кисәтеп торыгыз. Юл йөрү кагыйдәләрен саклап йөргәндә, күңелегез тыныч, юлларыгыз имин булыр, - диде ул.
-«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы һәм субподряд оешмалары юл маршруты буенча башта юл зонасында үтә торган линияләрне һәм җир асты коммуникацияләрен күчерү буенча эшләрне тулы күләмдә башкарды. Өч ел дәвамында суүткәргеч торбалар, 3,7 километр озынлыктагы нефтьүткәргеч, газ белән тәэмин итү, элемтә һәм электр белән тәэмин итү челтәрен үзгәртеп кору эшләре башкарылды. Шулай ук җир эшләре, асфальт салу өчен ком, чуерташ салу эшләре алып барылды, - диде “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсе“ ҖЧШ директоры Рөстәм Гарифуллин.
Чарада юл төзүдә тырыш хезмәт куйган бер төркем эшчеләр һәм инженер–техник хезмәткәрләргә төрле дәрәҗә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Юл ачылуны игълан иткәннән соң, көзгедәй ялтырап яткан тигез асфальт юлдан беренче булып төзүчеләр иярләгән йөк машиналары узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев