Яңалыклар

Редакциядә кунакта – укучылар

"Зәй офыклары" газетасы редакциясен мәктәп укучылары үз итә. Әле бу көннәрдә генә редакциядә кунакта 6 мәктәпнең V сыйныф укучылары булып китте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Нәҗметдинова әйтүенчә, балалар газетаны әзерләү процессы белән еш кызыксына. Газета хезмәткәрләре белән очрашу барышында да укучылар аларны төрле сорауларга күмде. Аларны журналистларның темаларны...

"Зәй офыклары" газетасы редакциясен мәктәп укучылары үз итә. Әле бу көннәрдә генә редакциядә кунакта 6 мәктәпнең V сыйныф укучылары булып китте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Нәҗметдинова әйтүенчә, балалар газетаны әзерләү процессы белән еш кызыксына. Газета хезмәткәрләре белән очрашу барышында да укучылар аларны төрле сорауларга күмде. Аларны журналистларның темаларны ничек сайлавы да, газетаны җыю эше дә, хаталар киткәндә аны төзәтү алымнары да җәлеп итте. Үз чиратында балалар журналистлык һөнәрен сайларга теләкләре булу белән дә уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Редакциядә кунакта – укучылар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар