Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 125 кеше йоктырган

Бүгенге көнгә республикада 1 308 766 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 993 600 – вакцинаның икенче компонентын ясаткан. Ревакцинацияне 20 471 кеше узган.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 125  яңа  очрагы теркәлгән, барысы да  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 41 кеше хастаханәгә салынган, 84  кеше өйдә дәвалана.

Казанда - 40, Нурлат районында – 21, Чистайда – 15, Лениногорскида – 13, Чаллыда, Әлмәт, Алексеевск  районнарында – алтышар, Яңа Чишмә районында  - биш, Тукай районында – дүрт,  Баулы районында  – ике, Аксубай, Арча, Минзәлә, Түбән Кама,  Спас, Тәтеш, Ютазы   районнарында - берәр очрак теркәлгән.

20 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның  28 973 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 24 317  кеше терелде.

Бүгенге көнгә республикада 1 308 766  кешегә вакцина  ясалган. Шуларның  993 600  – вакцинаның икенче компонентын ясаткан. Ревакцинацияне 20 471 кеше узган.

Зәй шәһәр һәм район халкы үзләренә уңайлы булган прививка пунктларында коронавирустан вакцинацияне уза алалар:


- дүшәмбе-җомга - үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 8:00дән 17: 00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 8: 00дән 12:00гә кадәр;


- дүшәмбе-җомга кабул итү бүлегендә - 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр;


- “Салават күпере” поликлиникасында - 9:00дән 16:00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр;


- Иске Зәй табиб амбулаториясендә - 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр;


- Мирный микрорайонындагы табиб амбулаториясендә эш көннәрендә 9:00 дән 16:00гә кадәр. 12:00-13:00 - төшке аш, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев