Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 174 кеше йоктырган
Бүгенге көнгә республикада 1 468 432 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 014 875е – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 174 яңа очрагы теркәлгән, барсы да- авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 38 кеше хастаханәгә салынган, 136 кеше өйдә дәвалана.
Казанда – 69, Чаллыда – 25, Аксубайда – 17, Чистайда – 13, Нурлатта – 12, Алексеевск, Спас районнарында – алтышар, Яңа Чишмә районында – дүрт, Яшел Үзән, Лаеш районнарында - өчәр, Актаныш, Тәтеш, Тукай районнарында – икешәр, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Чүпрәле, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Саба, Чирмешән районнарында - берәр очрак теркәлгән.
26 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 30 057 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 24 878 кеше терелде.
Бүгенге көнгә республикада 1 468 432 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 014 875е – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.
Зәй шәһәр һәм район халкы үзләренә уңайлы булган прививка пунктларында коронавирустан вакцинацияне уза алалар:
- дүшәмбе-җомга - үзәк район хастаханәсе поликлиникасында 8:00дән 17: 00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 8: 00дән 12:00гә кадәр;
- дүшәмбе-җомга кабул итү бүлегендә - 18:00дән 22:00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе 12:00дән 22:00 сәгатькә кадәр;
- “Салават күпере” поликлиникасында - 9:00дән 16:00гә кадәр, төшке аш 12:00дән 13:00гә кадәр;
- Иске Зәй табиб амбулаториясендә - 9:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12:00 дән 13:00 гә кадәр;
- Мирный микрорайонындагы табиб амбулаториясендә эш көннәрендә 9:00 дән 16:00гә кадәр. 12:00-13:00 - төшке аш, шимбә, якшәмбе – ял көннәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев