Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Республикада коронавирусның яңа 242 очрагы теркәлгән

Бүгенге көнгә 1 733 171 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 161 120се – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 242 яңа  очрагы теркәлгән, икесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 70 кеше хастаханәләргә салынган, 172 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 141, Чистайда – 25, Чаллыда – 17, Түбән Камада – 13,  Лаеш, Алексеевск районнарында – җидешәр, Яшел Үзән, Биектау районнарында – бишәр, Нурлатта - дүрт кешегә коронавирус диагнозы куелган. Аксубай, Питрәч районнарында – өчәр, Югары Ослан, Минзәлә, Саба  районнарында – икешәр, Апас, Әтнә, Алабуга, Кукмара, Балык Бистәсе, Тукай  районнарында берәр очрак теркәлгән.

10 ноябрьгә  Татарстанда COVID-19ның 32 898 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 26 241 кеше терелде, шул исәптән 165 кеше узган тәүлектә савыккан.

Бүгенге көнгә 1 733 171 кешегә вакцина  ясалган. Шуларның 1 161 120се – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев