Республикада коронавирусның яңа 249 очрагы теркәлгән
11 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 33 147 очрагы теркәлгән.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 249 яңа очрагы теркәлгән, өчесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 72 кеше хастаханәләргә салынган, 177 кеше өйдә дәвалана.
Казанда – 168, Чаллыда – 23, Яшел Үзәндә – 11, Чистайда – 9, Түбән Камада – 5 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Алабуга, Лаеш, Питрәч, Нурлат районнарында – дүртәр, Аксубай районында – өч, Биектау, Кайбыч, Спас, Тәтеш районнарында – икешәр, Әгерҗе, Алексеевск, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнарында берәр очрак теркәлгән.
11 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның 33 147 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 26 429 кеше терелде, шул исәптән 188 кеше узган тәүлектә савыккан.
Бүгенге көнгә 1 758 303 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 165 897се – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев