Яңалыклар

Рәхмәт ишетүе рәхәт

"Татнефть" АҖнең "Рухият" фонды җитәкчелегеннән район башлыгы Татьяна Воропаева исеменә Рәхмәт хаты алынды. Анда "Сандугач сайрар илем" XV балалар иҗат фестивалендә Зәй районы балаларының актив катнашуы турында әйтелә. Быелгы фестивальдә бездән аерым башкаручылар, иҗат коллективлары 13 призлы урын алды. Әлфия Вәлиуллина җитәкләгән "Азаль" балалар вокаль ансамбле, Александр Шамовның "Гамма-джаз" халык...

"Татнефть" АҖнең "Рухият" фонды җитәкчелегеннән район башлыгы Татьяна Воропаева исеменә Рәхмәт хаты алынды. Анда "Сандугач сайрар илем" XV балалар иҗат фестивалендә Зәй районы балаларының актив катнашуы турында әйтелә. Быелгы фестивальдә бездән аерым башкаручылар, иҗат коллективлары 13 призлы урын алды. Әлфия Вәлиуллина җитәкләгән "Азаль" балалар вокаль ансамбле, Александр Шамовның "Гамма-джаз" халык оркестры гала-концертта катнашу хокукына ия булды. "Рухият" фонды, озак еллар һәр фестивальдә катнашып, призлы урыннар алып килүче "Мирас" һәм "Азаль" вокаль-хореографик ансамбльләре җитәкчесенең акчалата премия белән бүләкләнәчәге турында хәбәр итә. Хатта зәйлеләрнең һәрчак югары башкару осталыгына ия булуы, районда балалар иҗатын үстерүгә зур игътибар бирелүе ассызыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Рәхмәт ишетүе рәхәт
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар