Росстатта мошенникларның үзләрен исәпкә алучылар итеп күрсәтүләре турында кисәттеләр
Халык санын алучыларның махсус униформага киенгән, аларда яктылыкны кире кайтаручы жилет, Бөтенроссия халык санын алу логотибы төшерелгән фирма шарфы, үзләре белән исәпкә алу сумкасы, планшеты, шулай ук таныклыгы булыга тиеш.
Бөтенроссия халык санын алуның беренче атнасында мошенниклар белән булган бердәнбер очрак теркәлгән. Бу хакта журналистларга Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) җитәкчесе урынбасары Павел Смелов сөйләде, дип «Российская газета»га сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.
Мошенниклар исәпкә алучылар рәвешендә фатирга керергә омтылган. Тик кешеләр исәпкә алучының ничек киенүен, нинди булуын яхшы белә, шунлыктан алар полиция чакырткан. Мондый очраклар башка билгеле түгел, — диде Смелов.
Росстатта халык санын алучылар махсус униформага киенгән, аларда яктылыкны кире кайтаручы жилет, Бөтенроссия халык санын алу логотибы төшерелгән фирма шарфы, үзләре белән исәпкә алу сумкасы, планшеты, шулай ук паспорт күрсәткәндә гамәлдә булган таныклык булырга тиеш, дип искәрттеләр.
Россиялеләр дәүләт хезмәтләре порталында аларның ярдәменнән башка гына чараны уза ала. Электрон исәпкә алу кәгазен 11 млн россияле тутырган инде, бер атна эчендә барлыгы 14 млн ватандашыбыз исәпкә алынган.
Җанисәптә катнашу буенча иң актив төбәкләр арасында — Якутия, Мордовия, Тула һәм Сахалин өлкәләре, Ямал-Ненец автоном округы, Марий Эл Республикасы һәм Санкт-Петербург шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев