Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «чыршы теләкләре»акциясендә катнаштылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы»проектында катнашты.

Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, хәйрия акциясе ел саен уздырыла, аның ярдәмендә авыр тормыш хәлендә калган балаларның Яңа ел теләкләре үтәлә.

«Ел саен балалардан бик күп хат килә, аларның хыялларын үтәргә тырышабыз! Сез дә кушылыгыз, Яңа елга кадәр әле вакыт бар!» - дип язды республика җитәкчесе.

Моннан тыш, акциядә ТРның беренче Президенты-Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты. «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съезды башланыр алдыннан ул Яңа ел чыршысыннан теләкләр язылган открыткаларны алды. Аларда Казанда Президент чыршысында булырга хыялланган 9 яшьлек Зифа Вәлиева һәм кинолог ролендә булырга теләгән 13 яшьлек Азалия Мортазинаның Яңа ел теләкләре язылган иде. 

Дәүләт Киңәшчесе акцияне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм тиздән кызларның хыяллары чынга ашачагын хәбәр итте.

Фото: ТР Президенты телеграм-каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев