Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан традицион кыйммәтләрне саклауга җитди игътибар бирә»
Республикада традицион кыйммәтләрне саклауга, шулай ук милләтара һәм динара диалогның уникаль тәҗрибәсен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Бу хакта Казанда «Валдай» халыкара дискуссия клубы конференциясе ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
Республика җитәкчесе дискуссия мәйданчыгында катнашучылар алдында видеообразия форматында чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, темалар – дини күптөрлелек һәм милли бердәмлек – Татарстан өчен бик якын.
“Бездә 170дән артык милләт вәкиле яши, киләсе ел республикада милли традицияләр һәм мәдәниятләр елы дип игълан ителде. Сезнең абруйлы фикерләрегез һәм форумда яңгыраган кыйммәтле киңәшләр безнең барыбызга да файдалы булыр дип ышанам", - дип мөрәҗәгать итте залда җыелганнарга Рөстәм Миңнеханов.
Ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау Төркемен җитәкләвен искәртте. Бу сыйфатта ул конфессиональара диалог өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу буенча халыкара мәйданчыкларга даими йөри, дөнья җәмәгатьчелегенә Россиядә төрле дин кешеләре ничек тату һәм тынычлыкта яшәүләре турында сөйли.
“Татарстан күпмилләтле Россиянең аерылгысыз өлеше буларак, традицион кыйммәтләрне саклау мәсьәләләренә җитди игътибар бирә. Сезгә кызыклы, ә иң мөһиме-файдалы дискуссияләр телим”, - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Кереш сүзләрдән соң форум мәйданында диннәрнең җәмгыятьнең кыйммәтле нигезен формалаштыруда һәм дәүләтнең бердәмлеген ныгытуда роле турында пленар сессия башланды.
Дискуссиядә катнашучылар фикеренчә, биредә Россиянең ныклы дәүләт нигезе төп фактор булып тора, ул Россиянең барлык этносларына һәм дини җәмгыятьләренә үзләренең мәдәни һәм кыйммәтле өстенлекләрен иркен үстерергә мөмкинлек бирә. Бу факторлар – төрле мәдәният һәм бердәм дәүләт-Россиянең соңгы заман таләпләрен лаеклы һәм нәтиҗәле каршыларга ярдәм итеп тыгыз элемтәдә торалар.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/minnixanov-tatarstan-udelyaet-sereznoe-vnimanie-soxraneniyu-tradicionnyx-cennostei-5887664
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев