Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Рөстәм белән Риназ яшь механизаторлар бәйгесендә район данын яклады

Кукмара районы Янил авылында яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз!" XIII республика бәйгесенә йомгак ясалды, анда Зәй районы данын комбайнчы-механизаторлар нәселеннән булган Рөстәм Мөхәммәтдинов һәм Риназ Закировтан торган экипаж яклады.

Узган атнада Кукмара районы Янил авылында яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз!" XIII республика бәйгесенә йомгак ясалды. Чара Кукмара аграр көллияте базасында узды. Анда республиканың төрле районнарыннан 30 яшькә кадәрге яшь комбайнчылар теоретик һәм гамәли белемнәрен сынады.


Тантанада ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты.


Әлеге бәйге 2008 елдан үткәрелә. Зәй районының яшь механизаторлары да анда ел саен катнашалар. Быел район данын комбайнчы-механизаторлар нәселеннән булган Рөстәм Мөхәммәтдинов һәм Риназ Закировтан торган экипаж яклады. Егетләр урып-җыю чорында да иң нәтиҗәле эшләүче комбайнчылар арасында иде, бәйгедә дә сынатмадылар. Алар “Иң яхшы тео-ретик белем” номинациясендә бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючылар династиясеннән булган әлеге егетләр моннан өч ел элек Алексеевск районында узган яшь механизаторлар бәйгесендә икенче урынны алган иде инде. Шулай булмый мөмкин дә түгел, үсмер чактан бабалары, әтиләре иярләгән "тимер ат"та кыр эшләрендә ярдәм итеп йөрүче егетләр механизаторлык һөнәрен кечкенәдән үзләштереп үскәннәр.
Рөстәм Мөхәммәтдиновның бабасы Мөнәвир ага - районның мактаулы ветеран-механизаторы, ә әтисе Марат - бүген дә алдынгы игенче. Бура-Киртә авылының хезмәт сөючән бу нәселе беркайчан да сынатмаган һәм сынатмас та.


- Мин 6нчы сыйныфтан соң ук, бабай-әтигә ияреп, кыр эшләрендә катнашырга тырыша идем. Ә үзем техника иярләү хокукы бирүче документ алгач, аерым комбайнга, тракторга утырып эшли башладым. Зәй политехник колледжында мине бу һөнәргә аеруча беркеткән укытучы-остазларыма зур рәхмәт. Без һөнәр осталары бәйгесендә катнашып чарландык анда, - ди Рөстәм.


Ул быел 20 мең тоннага якын ашлык суктырган, аннан соң да әле тормыш иптәшенең әтисе Илдус Хәйруллин белән җир эшкәртүдә катнашканнар. Рөстәм яшь әти дә әле: өч айлык улы Рияз әтисенең кыр эшләреннән кайтып, чөя-чөя сөюен шатланып кабул итә. Кем белә, бәлки ул да авыл хуҗалыгы өлкәсендә ата-бабалары нәселе дәвамчысы булыр...


Риназ Закиров - районның Әхмәт авылыннан. Ул да игенче-механизаторлар кавеменнән. Салих бабасы, әтисе Разыйм кебек Риназ да кече яшьтән техника белән “җенләнеп” үсә, басу-кырларны ярата. Бүген алар әтисе Разыйм белән “Зәй” агрофирмасында хезмәт куялар.


-Тугызынчы сыйныфны бетергәч, башта машина-трактор паркына слесарь булып урнашып эшләдем, ә инде мәктәпне тулысынча тәмамлагач, ике уйлап тормыйча, Казан аграр университетына укырга кердем. Быел соңгы елым. Уку йортында безнең теория һәм практиканы бергә алып баруыбызны хуплыйлар. Быел урып-җыюда да эшләдем, терлек азыгы әзерләү кампаниясендә дә катнаштым, көзге чәчү, җир эшкәртүне дә башкардым, - ди Риназ.
Ул шулай уку урып-җыю чорында 20 мең тоннага якын ашлык суктыруга ирешкән. Риназ алга таба да үзен авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырыш хезмәттә күрә.
Кыскасы, егетләргә алга таба да хезмәт уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев