Рөстәм Миңнеханов Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә килде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә килде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә килде, анда Минзәлә янында самолет егылганда зыян күрүчеләрнең бер өлешен җибәрделәр. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага сылтама белән "Татар-информ" МА яза.
Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә һәлакәттә биш зыян күрүче китерелгән, тагын берсе Казан РКХнә җибәрелгән.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига турында бүген 9.11 сәгатьтә билгеле булды. Бортта булган 23 кешенең 16сы һәлак булган. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, һәлакәтнең сәбәбе - бер двигательнең сафтан чыгуы.
Зыян күрүчеләрнең хәле буенча, Президентка төп җәрәхәтләр - сөяк сынулар, дип хәбәр ителде.
Иң мөһиме - баш һәм муен җәрәхәтләре юк, бу зыян күрүчеләрнең тотрыклы халәтен сакларга мөмкинлек бирә, диләр табиблар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев