Яңалыклар

Руль артына тиз генә утыра алмас

Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып, зур юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган Зәй кешесенә карата бу көннәрдә суд булды. Гаепле машина йөртүче бер елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хөкем карары, билгеле вакыт эчендә гаепләнүче суд эшенә карата дәгъвасын белдермәсә, үз көченә керәчәк. Үткән елның 21 апрелендә кичке сәгать алтылар тирәсендә Нариманов...

Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып, зур юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган Зәй кешесенә карата бу көннәрдә суд булды. Гаепле машина йөртүче бер елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хөкем карары, билгеле вакыт эчендә гаепләнүче суд эшенә карата дәгъвасын белдермәсә, үз көченә керәчәк.

Үткән елның 21 апрелендә кичке сәгать алтылар тирәсендә Нариманов белән Тавлин урамнары чатында булган юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр бик тиз арада таралган иде. Бу турыда интернет челтәрендә дә үз фикерләрен белдерүчеләр шактый булды. Чөнки кечкенә генә шәһәрдә берьюлы алты транспорт чарасы бәрелешү гадәттән тыш хәл буларак кабул ителде. Үлүчеләр булмаса да, авыр тән җәрәхәтләре алучылар бар иде.

Судта гаепләүче як буларак чыгыш ясаган прокурор урынбасары Ленар Рәхмәтуллин әлеге исерек машина йөртүче турында тагын бер мөһим факт турында белдерә.

-Без үзәк дәваханә наркологында исәптә торучы әлеге кешене машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне сораган иск белән март аенда судка мөрәҗәгать иткән идек. Чөнки аның наркотик куллануы билгеле, ә мондый кешеләрнең руль артына утыруы куркыныч. Кызганыч, бу хәл булганчы, аны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарылмый калды - суд эше 8 майга билгеләнгән иде. Моңа кадәр дә әлеге машина йөртүченең тизлек режимын бозу нәтиҗәсендә күп тапкырлар юл йөрү кагыйдәсен үтәмәве буенча административ җавапка тартылу очраклары булган, - ди ул.

Гаепләнүчегә кабат машина йөртү хокукын кайтару өчен берничә ел дәвамында даими төстә наркологта тикшерү узып, наркотик матдәләрне башка кулланмавын дәлилләргә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Руль артына тиз генә утыра алмас
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар