Россия китапханәсе Ялчыгол китапларына баеды
Петербург шәһәрендәге Россия милли китапханәсе. Китапханәнең төрки телләр бүлеге. Өч ел элек биредә ерак бабабыз, дин галиме, язучы Таҗетдин Ялчыголның Казанда басылган “Сидратәл Әл Мөнтәһә” китабын тапкан идем. Дулкынлануымның чиге булмады, кулга кадерле ядкарьне алуга, күңелгә әйтеп-аңлатып бирә алмаслык ниндидер рәхәтлек иңде. Чөнки Ялчыголның сирәк хезмәтләре генә бүгенге көнгә килеп җиткән.
Бүлекнең баш китапханәчесе Азия Нигъмәтуллина әйтүенчә, милли китапханәгә гадәттә китаплар мәҗбүри данә буенча китерелә. Әлеге басма, димәк, шул юл белән биредә урын алган. Китапханәдә төрле чорда басылган 100гә якын телдә китап, биниһая күп газета-журнал төпләнмәләре саклана. Кайбер әсәрләр бары биредә генә урын алган. Китапханәгә сирәк басмалар белән кызыксынып, бөтен ил, шул исәптән мөселман илләреннән дә укучылар килә.
-Ялчыголның “Сидратәл Әл Мөнтәһә”, гомумән, сирәк басмалардан фән эшлеклеләре, дин әһелләре файдалана. Болгарда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан китапханәдә оештырылган күргәзмәдә Ялчыгол китабы да урын алды. Бу уңайдан басмалар белән кызыксынучылар шактый булды, -ди Азия Нигъмәтуллина.
Сүз башым Таҗетдин Ялчыгол иде. Аның хезмәтләренең бүгенге көнгә килеп җитмәвенең анык сәбәпләре бар. Нишлисең, чоры аянычлы булган. Ялчыгол дәвамчысы, физика-математика фәннәре кандидаты, профессор Гамир Мөбәракҗанов әйтүенчә, ерак бабабызның шыплап тулган ике сандык хезмәте революция шаукымы сәбәпле, ул гомер иткән Зәй районы Югары Мәлем авылыннан Куш-Елгага саклауга озатыла. 1921 елны биредә яңгын чыгып, Ялчыголның бер сандык хезмәте яна. Сәяси золым еллары... Бу шаукымлы еллар тагын да хәтәрерәк. Кая инде ул дин галиме, мәгърифәтче китапларын саклау(!) Ачы язмышка тарыганчы дип икенче сандыктагы кульязмалар да мичкә ягыла. Шулай да аның хезмәтләре ил, кыйтга буйлап таралмыйча калмый һәм алар шулай әкренләп табыла тора. Тарихчы Дамир Гарифуллин әйтүенчә, Ялчыголның кулдан язган саргаеп, теткәләнеп беткән “Һәфтияк” басмасы ничектер Имәнлебаш әбиләрендә сакланган. Басманы алар күз карасыдай саклаганнар. Тагын бер кызыклы факт: быел Ялчыгол укулары алдыннан дин галименең 13 ел элек яңадан басылган “Һәфтияк шәриф тәфсире” китабы барлыгы ачыкланды. Ул тәүге тапкыр Казан университеты басмаханәсендә 1848 елда басылган булган. Китап һәр кеше тормышта кулланырлык, аңлаешлы телдә нәшер ителгән. Күпләр әлеге тәфсир аңлаешлы, җанга ятып тора, дип аны куллануны мәгъкуль күрә.
Таҗетдин Ялчыгол - Аллаһының барлыгын, берлеген танучылардан. Дәгъвәт эше алып барып, ислам диненең хак дин икәненә инандырды. Халыкны дингә өндәгәндә: “Сез сусаганыгызны басканда бавырыгыз канәгатьләнгән кебек, Аллаһы динен кабул итсәгез, күңелегез канәгатьләнер. Хәдисләрне укыганда, яшьләрегез тамар. Йөрәкләрегез агач яфраклары кебек тибеп торганда һәрдаим акыллылыкта, күркәмлектә билгеле булырсыз. Сез җәннәт нигъмәтләре, кәүсәр елгасы, аның фазыйләтеннән кулланырсыз һәм Аллаһы рәхмәтендә булырсыз, - диелгән “Һәфтияк шәриф тәфсирендә”.
“Рисаләи Газизә” басмасы да элек һәр йортта булган. Ул басма кызлар бирнәсенә салынган. Безгә аны филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнеголов безнең буынга аңлаешлы халәткә китереп эшкәртте. Галимҗан Ибраһимов исемендәге институт архивында сакланучы “Тәварихы Болгария”се дә яңадан бастырылды.
Шунысы игътибарга лаек, Ялчыголның “Сидратәл Әл Мөнтәһә” басмасы быел яңадан нәшер ителде. Аны нәшер итүгә алтынчы буын дәвамчысы Татарстан Президенты аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәровның булышлыгы зур булды. Ул ике халәттә - кулъязма һәм транскрипция белән дөнья күрде. Әлеге басма Коръәннең җидедән бер өлешенә тәфсирдән гыйбарәт. Ялчыгол аны үзе яшәгән Югары Мәлем авылында язган булган. Басма исеме без яши торган дөнья белән Аллаһка билгеле дөньяның чигендәге Лотос агачы дигән мәгънәне аңлата. Бу агачның икенче ягы гаеп дөнья, аны Аллаһ кына белә. Китапның исеме җисеменә туры килә. Ялчыголның никадәр дини, дөньяви гыйлемле галим икәне күренә.
Русия милли китапханәсе белән элемтәләр ныклы. Күптән түгел без китапханәдә булып, Ялчыголның кульязма һәм транскрипция белән дөнья күргән “Сидратәл Әл Мөнтәһә”, “Һәфтияк шәриф тәфсире”, “Рисаләи Газизә” басмаларын бүләк иттек. Ялчыгол картотекасында “Рисаләи Газизә”нең 31 мәртәбә нәшер ителгән басмасы бар. Шулай итеп, картотека тагын дүрт басма белән тулыланды.
Рухи мирас белән баеган китапханә Ялчыголның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында сөйли.
Розалия Җиһаншина (Таҗетдинова).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев