Яңалыклар

Сак булыгыз, мошенниклар!

Алдау юлы белән кеше милкенә ия булырга теләүчеләр, тир түкми генә акча эшләргә яратучылар халыкны нинди юллар белән генә үз ятьмәсенә эләктерергә теләми. 6 сентябрьдә бер шәһәрдәшебезнең телефонына банк картасындагы акчаларын ашыгыч рәвештә күрсәтелгән счет буенча күчерергә кушып хәбәр килә. Моның сәбәбен банк картасы ябылу белән аңлата алар. Шәһәрдәшебез моны...

Алдау юлы белән кеше милкенә ия булырга теләүчеләр, тир түкми генә акча эшләргә яратучылар халыкны нинди юллар белән генә үз ятьмәсенә эләктерергә теләми.

6 сентябрьдә бер шәһәрдәшебезнең телефонына банк картасындагы акчаларын ашыгыч рәвештә күрсәтелгән счет буенча күчерергә кушып хәбәр килә. Моның сәбәбен банк картасы ябылу белән аңлата алар. Шәһәрдәшебез моны банк җибәргән хәбәр дип аңлап, 32000 сум акчасын яңа счетка күчерә һәм акчасыннан колак кага.

Соңгы вакытта фатир ремонтлыйбыз дип алдап, килешү төзеп, акчасын алып китү очраклары да күзәтелә башлаган. Шундый хәл Чаллыда булган. «А» исемле берәү ремонт ясауга килешү төзеп, кешедән 30-40 мең сум акча алган да юкка чыккан. Полиция хезмәткәрләре аның эзенә төшкән, ремонтчы күрше-тирә шәһәрләрдә дә шундый юл белән акча эшләгән. Алдакчылар кармагына эләкмәс өчен игътибарлы булырга, теләсә-нинди смс-хәбәрләргә ышанмаска киңәш итә полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сак булыгыз, мошенниклар!
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар