Яңалыклар

Сакланганны гына саклый

Торак пунктларның, халыкның террорчылыктан яклануын тәэмин итү, мөлкәт белән бәйле җинаятьләрне кисәтү, кешеләргә куркынычсыз яшәү шартлары тудыру максатында полиция бүлеге 21 - 30 апрельдә "Куркынычсыз йорт, куркынычсыз подъезд, куркынычсыз фатир" операциясе үткәрә. Бу юкка гына түгел. Полиция бүлеге мәгълүматларына күз салсаң, талау, фатир басу, мөлкәткә зыян салу кебек җинаятьләрне даими...

Торак пунктларның, халыкның террорчылыктан яклануын тәэмин итү, мөлкәт белән бәйле җинаятьләрне кисәтү, кешеләргә куркынычсыз яшәү шартлары тудыру максатында полиция бүлеге 21 - 30 апрельдә "Куркынычсыз йорт, куркынычсыз подъезд, куркынычсыз фатир" операциясе үткәрә. Бу юкка гына түгел. Полиция бүлеге мәгълүматларына күз салсаң, талау, фатир басу, мөлкәткә зыян салу кебек җинаятьләрне даими күрергә мөмкин. Бу төр җинаятьләрне кисәтүдә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең генә контроле җитеп бетми, халыкның да сакчыллыгы, үз мөлкәтенә игътибарлы булуы зарур. Әлеге җәһәттән заманча технологияләр дә ярдәмгә килә. Эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш каравыл бүлекчәсе сак-янгын сигнализациясе җиһазлары ярдәмендә гражданнарның фатирларын контрольдә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сакланганны гына саклый
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар