Менә инде алтынчы ел Зәйдә салым органнары хезмәткәрләре мәктәп укучылары арасында салымнар буенча белемнәрне ныгыту, салым органнары эшен популярлаштыру максатында "Салым белеме көне" үткәрә. Быел ул 27-28 сентябрьдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә оештырыла. Хезмәткәрләр өлкән сыйныф укучыларына салымнар, дәүләт үсешендә аларның роле, салым түләүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары турында сөйләячәк. Яшьләрне аеруча...
Менә инде алтынчы ел Зәйдә салым органнары хезмәткәрләре мәктәп укучылары арасында салымнар буенча белемнәрне ныгыту, салым органнары эшен популярлаштыру максатында "Салым белеме көне" үткәрә. Быел ул 27-28 сентябрьдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә оештырыла. Хезмәткәрләр өлкән сыйныф укучыларына салымнар, дәүләт үсешендә аларның роле, салым түләүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары турында сөйләячәк. Яшьләрне аеруча физик затлар өчен каралган салымнар, идарәнең сайты, заманча технология юллары белән салым түләү тәртибе кызыксындыра, алар викторина сорауларына теләп җавап бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев