Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Салым түләр чак җитте

Агымдагы елның 1 декабренә кадәр физик затлар 2021 ел өчен милеккә салынучы салымны түләргә тиешләр.

Транспорт, җир салымнарыннан тыш, салым салына торган милек булып - торак йорт, фатир, гараж, машина кую урыны һәм башка объектлар да санала. Салымны банклар, терминаллар, почта бүлекләре, электрон дәүләт порталы аша түләргә була. Шулай ук федераль салым хезмәте сайтында теркәлгән шәхси кабинет аша да түләүләр кабул ителә.
Советлар Союзы Геройларына, Россия геройларына, Дан орденының тулы кавалерларына, шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга, инвалидларга, инвалид балалары, опекунлыкка сабый алган әти-әниләр өчен салым түләүдә ташламалар каралган.
Салым түләргә киркәлеген искәрткән белдерүнең почта аша килгәнен көтеп тормаска кирәк, ул бөтенләй килмәскә мөмкин, дип белдерәләр салым органнары белгечләре. Әмма, бу кеше салымнан азат ителә дигән сүз түгел. Федераль салым хезмәте сайтында теркәлеп, шәхси кабинетын булдырган кешеләргә салым түләү турында белдерүләр электрон формада гына җибәрелә. Салым турындагы мәгълүматны федераль салым хезмәте сайтыннан да тикшерергә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев