Сармашбашлылар “Башваткыч”та ярышты
Сармашбаш авылы мәдәният йортында үзенчәлекле “Башваткыч” уены узды.
Уенда авылның мөхтәрәм хатын-кызлары – озак еллар китапханәче булып эшләгән Изалия Ситдыйкова, педагогик хезмәт ветераны Рәзилә Камалиева, иң яшь уенчы - бүгенге көндә Алабуга педагогика университетында белем алучы Розалия Марданова катнашты.
Бу матур һәм үзенчәлекле кичәгә мәдәният хезмәткәрләре бик тырышып әзерләнгән иде. Катнашучыларның яхшы әзерлекле, белемле булуы тамашаны тиешле югарылыкта уздырырга ярдәм итте.
“Уенда катнашучылар чара барышында югалып калмадылар, башваткыч сорауларына бик җитез һәм дөрес җаваплар бирделәр. Катнашучылар иҗади номерлар да әзерләделәр. Изалия апа авылдашыбыз Разим Валиуллин шигырен бүләк итеп алып килгән иде, Розалия да сәнгатьле итеп шигырь сөйләде, ә Рәзилә апа үзе язган бик матур шигырен укыды. Бәйрәмебезгә ямь өстәп Салават Гайфуллин матур җырын бүләк итте”, -ди мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Арсланова.
Супер призга "автомобиль"не Изалия апа белән Рәзилә апа “бүлеште”. Үзенчәлекле тамаша һәркемнең күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев