Зәй офыклары

Зәй шәһәре

18+
Яңалыклар

Сармашбашлылар шахматны үз итә

Шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның тарихы ерак гасырларга тоташкан, аны патшалар да яратып уйный торган булган.

Шахмат уенының төп әһәмияте кешенең интеллектуаль сәләтен үстерүгә ярдәм итүдән гыйбарәт. Шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акыллы була,  зиһеннәрен югалтмыйлар.

Шунысы игътибарга лаек, сармашбашлылар шахматны үз итә. Авыл мәдәният йорты каршында шахмат клубы  эшләп килә. Әлеге клубка авылыбызның урта яшьтәге халкы,  кырык эшен кырык якка ташлап, яратып йөри. Алардан яшь буын да калышмый.

-Мондый клублар олысы-кечесен берләштерә, шул ук вакытта акыл сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә, –ди мәдәният йорты хезмәткәре Алсу Гыйниятуллина.

Фото Сармашбаш мәдәният йортыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев